Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бельгиядә гомум сайлаудан соң бүленү бәхәсе арта бара


Бельгиядә якшәмбе көн узган гомум сайлауда илнең фламанд һәм француз телле валлон төбәкләрен аеру фикерен яклаган уңчы Яңа фламан иттифагы фиркасенең җиңүе, илдә бүленү фикерен кабат көн тәртебенә куйды. Бард де Вевер җитәкчегендәге партиянең парламенттагы вәкил санын 19дан 27гә арттыруы көтелә.

Төбәкләрне аеру фикерен яклаган фламан фирка башлыгы сайлау нәтиҗәләре турында ясаган чыгышында, "бу нәтиҗәләр илнең бетүен аңлатмый, киресенчә, ил ике домократиягә бүленә", дип әйтте.

Бельгия мәгълүмат чаралары да, нәтиҗәләр фламаннарның бүленүне яклавын күрсәтә дип әйтте.

Европа Берлеге үзәге дип саналган Бельгиядә, фламанд һәм француз телле валлон арасында сәяси низаг дәвам итә. Әлеге каршылык хөкүмәтне вакытыннан элек сайлауларга китәргә мәҗбүр кылган иде.
XS
SM
MD
LG