Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оренбурның яңа губернаторы үз вазыйфасына керешә


Юрий Берг
Юрий Берг

15 июнь көнне Оренбурның М.Горький исемендәге драма театрында Юрий Бергның төбәк губернаторы вазыйфасына керешүенә багышланган тантана үтә.

Анда Дәүләт шурасы депутатлары, төрле дәрәҗәдәге хакимият вәкилләре, кунаклар катнашыр дип көтелә. Татарстаннан тантанада премьер-министр Илдар Халиков белән Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров катнашырга тиеш. Тантана алдыннан кунаклар белән татар җәмәгатьчелеге арасында очрашу да каралган.

Яңа губернаторга килгәндә, Юрий Берг 1953 елда Пермь төбәгендә туган. 1981 елдан бирле Орскида яши. Оренбур педагогия институтын тәмамлый, белгечлеге буенча, экономист. Укытучы, мәктәп директоры, аннан хакимияттә төрле вазыйфалар башкара. Өйләнгән, ике улы, өч оныгы бар. Юрий Берг 5 елдан артык төбәкнең зурлыгы ягыннан икенче шәһәрен җитәкләп килде.

Оренбур төбәге башлыгы вәкаләтләре 15 июньдә тәмамлана. Алексей Чернышёв әлеге вазыйфаны 1999 елдан бирле башкарып килде. Федераль үзәктән аңа карата сораулар юк, әмма губернатор үзенең пенсия яшендә (71 яшь) икәнлеген аңлый, шуңа күрә дә яңа билгеләнү мәсьәләсен күтәрми.

Губернатор вазыйфасына “Бердәм Русия” фиркасы тарафыннан Русия президенты карамагына өч намзәт тәкъдим ителгән иде. Дәүләт башлыгы Дмитрий Медведев Оренбур төбәге Кануннар чыгару җыелышына карау өчен Орски шәһәре башлыгы Юрий Берг намзәтен кертте. Юрий Бергка Оренбур төбәге губернаторы хокукын бирү өчен утыз алты депутат “тавыш” бирде, унысы каршы, тыелып калучылар булмады.
XS
SM
MD
LG