Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 03:13

БМО: "Кыргызстанда качаклар саны 100 меңгә җитүе ихтимал"


Кыргызстанда пәнҗешәмбе көннән бирле дәвам иткән кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы этник каршылыктан хәзергәчә 176 кеше һәлак булды, 1700 кеше яраланды. Төбәктә киеренкелек тукталмый. Халыкара җәмәгатьчелек кайгыда. Вакыйганы якыннан күзәткән үзбәкләр һәм халыкара ярдәм оешмалары вәкилләре үлгәннәр санының төгәл белеп булмавын белдерә.

Русия президенты Дмитрий Медведев: "Төбәктәге каршылыкка инде түзеп булмый. Кешеләр үлә, этник каршылык көннән-көн арта, бу Үзәк Азия өчен бик хәтәр вәзгыять", дип белдерде.

Икенче яктан, Кыргызстаннан качып китәргә теләгән кешеләр саны арта. БМОның Кыргызстанга җибәргән махсус вәкиле качаклар санының 100 меңгә җитә алачагы турында кисәтте.

Йөз меңләгән үзбәкне күчеп китәргә этәргән вакыйгаларга каршы халыкара җәмәгатьчелекнең зур реакция күрсәтүе белән Бишкәк хакимияте Манасдагы хәрби көчләрен Җәлалабадка җибәрде.

БМО вәкиле Мирослав Енца әйтүенчә, Үзбәкстанга 75 мең кеше күчеп киткән, каршылыклар болай дәвам итсә, бу сан 100 меңнән арта ала.

Европа Иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы каршылыкны тиз арада туктатырга чакырды. Оешма төбәктә көч куллануны туктaту өчен ярдәм күрсәтергә әзер булуын белдерде.

XS
SM
MD
LG