Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 16:45

Рок җырчы Земфираның абыйсы су асты аучылыгы белән шөгыльләнгәндә елгада батып үлгән. Бер ел элек кенә җырчы әтисен җирләгән иде, бүген абыйсын соңгы юлга озата. Земфираның рок җырчы булып китүенә дә нәкъ абыйсы сәбәпче.

Земфираның 43 яшьлек абыйсы эшмәкәр Рамил Рамазанов якшәмбе көнне якыннары белән Башкортстанның Караидел районындагы Павловски сусаклагычында ял иткән. Казан вакыты белән 4.30 сәгатьтә ул су астында йөзә торган киемдә, кулына яктырткыч һәм су асты коралы алып елга төбенә төшеп китә.

“Новые Известия” язуынча, күпмедер вакыттан соң яктырткычының уты сүнә. Рамазановның 20 яшьлек улы ике сәгать дәвамында әтисенең судан чыкканын көтә, аннары инде ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә була. Берничә сәгатьтән соң Рамазановның гәүдәсен коткаручылар табып өскә алып чыга.

Үлү сәбәпләре ачыклана

Тикшерүчеләр фикеренчә, җырчының абыйсы агач ботакларына эләгеп калып, аннан арына алмыйча үлгән.

“Суны тикшергәндә белгечләр Рамазановның коралын тапты, ул су астындагы ботаклы агачка бик каты эләккән булган”, диде Балтач районара тикшерү бүлеге хезмәткәре Эмиля Әсфәндиярова.

Моннан тыш тикшерүчеләр Рамазановның үлеменә авыруы да китерергә мөмкин дип саный. Ул астма белән интегә торган булган.

Бертуганнар бик тату булган

Рамазанов сишәмбе көнне Уфада җирләнә. Земфира инде абыйсы белән хушлашырга дип туган ягына кайткан.

Бу әле бер ел элек кенә әтисен җирләгән Земфира өчен зур югалту. Бертуганнар кеченәдән үк бик тату булып үскән. Һәм нәкъ абыйсы Земфирада рок музыкага кызыксыну уяткан.

Әгәр Земфира рок җырчы булып китсә, Рамил исә республикадагы иң өре сәүдә челтәрләренең берсе булган “Полушка”ны җитәкләгән. Земфираның тагын бер абыйсы калган.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG