Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яшь егетне үтергән федераль хөкемдар җавапка тартылырмы?


“Хөкемдар хөкем ителергә тиеш” дигән шигарь белән сишәмбе бер төркем яшүсмер Татарстанның югары мәхкәмәсе бинасы янына пикетка чыкты. Алар Марат Гайнетдиновның дуслары. Узган атнада бу егет Федераль хөкемдар машинасы көпчәкләре астында үлде.

Югары мәхкәмә алдында мондый чаралар үткәрү тыелса да, бу яшьләрне туктатучы булмады. Алар исерек килеш кешене бәргән федераль хөкемдар Эдуард Солдатовка хөкем таләп итте.

Гадел дустының үлемен аеруча авыр кичерә. Чөнки бу хәл аның күзалдында булган.

“Минем 5 июнь көнне туем булды, 7-се дусларым безгә кунакка килде. Төнлә генә киттеләр. Алар китеп 15 минут узмады, Маратны машина бәрде дип шалтыраттылар. Тиз генә чабып чыктым. Йөрәгенә массаж ясап карадым, әмма ул үлгән иде инде. Машинада утырган Солдатов янына килдем. Аның исерек икәнен күргәч тагын да ачуым чыкты. Кыйныйсы килгән иде, әнием генә тотып калды. Ул исә елмаеп, хөкемдар кенәгәсен селкеп, миңа барыбер берни буклмый дип елмаеп утыра”, диде Гадел.

Пикеттагылар әйтүенчә, Казанның Авиатөзелеш районында 5 елга якын федераль хөкемдар булып эшләүче Эдуард Солдатов, шәһәрнең Киров районы мәхкәмәсе рәисе Любовь Солдатованың улы икән. Шуңа да алар, бу хәлләрнең әкрен-әкрен генә ябып куя алуларына борчыла. Чынлыкта исә, Гайнетдиновны җирләү көненнән бер атна вакыт узса да, Солдатовка карата җинаять эше әле дә кузгатылмаган. Бу турыда соңрак пикетчылар янына чыккан, Татарстанның мәхкәмә департаменты башлыгы Җәүдәт Сәләхов әйтте.
Җәүдәт Сәләхов

“Мин генә түгел, республиканың бөтен хөкемдарлары да Солдатовның бу гамәлен гаеб дип таный. Ул безнең идарәнең йөзен, исемен пычратты. Аның урынында мин, үз теләгем белән хөкемдарлыктан китәр идем. Әмма әлегә ул авыру сәбәпле эшкә чыкмый. Хөкемдарны эшеннән алу, аңа карата җинаять эше кузгату җиңел генә башкарылмый. Әлегә бу мәсьәлә белән тикшерү комитеты шөгыльләнә.Алардан рәсми документлар алганнан соң, бу очрак Татарстан хөкемдарларының квалификацияле коллегиясе утырышында каралачак”, диде Сәләхов.

Узган атнада Марат Гайнетдинов туган ягы Кукмара районында җирләнде. 16 июньдә аңа 24 яшь тулыр иде. Пикетка чыгучы яшьләр, Солдатовны җаваплылыкка тартачакларына ышанмый диярлек. Алар фикеренчә, Солдатовка каршы чыгучыларга карата басым бар. Юл казасы булган көнне, бу хәлләрне Петербурның “5нче телеканал”ы белән беррәттән, “Эфир” һәм “Яңа гасыр” каналлары да төшергән. Әмма видеоязманы бер канал гына күрсәткән. “Җирле матбугат чаралары бу турыда берни сөйләми”, ди пикетчылар. Татарстанның югары мәхкәмәсе вәкилләре пикетчыларны, “Бу мәсьәләдә шикләнәсе юк, гаепле кеше һичшиксез үз җәзасын алачак”, дип тынычландырды.
XS
SM
MD
LG