Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 17:10

Ирландия Израил дипломатын илдән чыгарды


Ирландия декабрь аенда Дубаида бер Хамас төркеме әгъзасы үтерелүе вакытында, ялган Ирландия паспорты куллану гаебе белән бер Израил дипломатын илдән чыгарырга булды..

Хамас әгъзасы әл-Мабһу Дубаида бер кунакханә бүлмәсендә үлгән килеш табылган иде. Аның Моссад тарафыннан үтерелүе алга сөрелә.

Ирландия тышкы эшләр министры, Израил күзләү идарәсе Моссадның ялган Ирландия паспорты ясау турындагы гаепләүләр сәбәпле мондый карарга килүен әйтте.

Хамас җитәкчесе җинәятен тикшергән Дубаи рәсмиләре, Моссадны гаепли. Алар шулай ук Израил дипломатларының 32 ялган пасспорт куллануын белдерә, шуларның берсе Ирландия паспорты булган.

Израил әлеге гаепләүне кире какмый, әмма бер ук вакытта аны расламый да.

XS
SM
MD
LG