Accessibility links

Кайнар хәбәр

Омскида балалар Сабан туе үтте


Узган атнада үткән шәһәр Сабан туеннан соң Омскида тагы бер бәйрәм булды. Бу юлы халкыбызның милли бәйрәме балалар өчен оештырылды.

Омскида Себер җирендә беренче мәртәбә балалар Сабан туе үткәрелде. Татар халкының милли бәйрәмен шәһәр милли-мәдәни мохтарияте шәһәр хакимияте ярдәме белән оештырды.

«Балалар Сабан туе - 2010» Омскида мэриянең грантлар өлгесе кысаларында оештырылды. Мохтарият «Туган телебез һәм мәдәниятебез – үсеп килүче яшь буынга» дигән тема белән шәһәр хакимиятенең грантлар конкурсында катнашып җиңүгә ирешкән иде.

Грант өлгесендә балалар сабан туе, татар кызлары бәйгесе, “Мин татарча сөйләшәм”, “Чәкчәк parti” кебек һәм башка чаралар үткәрү каралган. Мохтарият рәисе Гафия Алеева сүзләренчә, грант программасында күрсәтелгән сумманың дүрттән бер өлеше генә бирелгән.

Шулай булса да, балаларга бәйрәмне оештырырга карар кылдык, ярдәмгә иганәчеләр килде, ди Гафия ханым.


Сабантуй «Омски Ныгытмасы» тарихи-мәдәни комплексы җирлегендә үткәрелде. Балалар өчен оештырылган бәйрәм беренче карашка гадәти сабан туеннан бер дә аерылмады кебек – Салих Сәйдәшев маршы астында сабан туе әләме күтәрелде, дога укылды, 3 сәгатьтән артык бәйрәм сәхнәсендә концерт, беррәттән уеннар, бәйгеләр барды.

Әлбәттә үзенчәлекләре күп булды. Хәер-Ихсан мәчете имамы Закир хәзрәт Шарыпов бәйрәм үткәрүгә хәер - фатыйхасын бирде, ә доганы 6 яшьлек малай – Мансур укыды.

Аннан соң рәсми даирәләр, милли-мәдәни оешмалар вәкилләре җылы сүзләрен әйттеләр, чыгыш ясаучыларның һәммәсе – шәһәр хакимияте, казах, һәм чуваш оешмалары вәкилләре – балалар өчен оештырылган милли бәйрәмнең әһәмиятен ассызыклады.

Концерт программасын «Умырзая» ансамбле ачып җибәрде. Җыр ахырында «Өмет» студиясе балалары бәйрәмчә бизәлгән җигүле ат арбасына утырып сабан туе мәйданын әйләнделәр.


Концерт барышында сабан туена килгән милли коллективлар һәм аерым җырчылар, биючеләр чыгыш ясады – рус, казах, әрмән телләрендә җырлар яңгырады, биюләре күрсәтелде.

Сабантуй ярышлары да тиешле дәрәҗәдә үтте, аларның күбесен «Умырзая» ансамбле яшьләре үткәрде, бәйрәмнең алтын таҗы булган көрәш бәйгесен Омскиның күренекле спортчысы Тимерҗан Кәлимуллин оештырды.

Омски балалар сабантуеның төп үзенчәлеге Ислам дине нигезләре темасы буенча Закир хәзрәт Шарыпов оештырган дини бәйге дисәк тә ялгыш булмас. Бу бәйге турында эшмәкәр Наил Марятов, догалар белүче 30- 40 бала булды, рәхмәт аларның әти-әниләренә, балаларын өйрәткәннәре өчен, диде.

Мохтарият үзе белән күптән элемтәдә торган 242-нче хәрби бүлектә хезмәт итүче татар, башкорт, казах егетләрен дә чакырырга онытмаган иде.


Сабан туенда булган ярымтатар малае Паша Ханты-Манси шәһәреннән килгән, ул татарча белмәсә дә, җырларны ошаткан.

Балалар Сабан туенда булган өлкәннәр, бәйрәм яхшы үтте, мондый дәрәҗәдә булыр дип көтмәгән идек дип, соклануларын белдерделәр.

Оештыручылар киләчәктә балалар өчен милли бәйрәмне ел саен үткәрергә дигән карарга килделәр.
XS
SM
MD
LG