Accessibility links

Кайнар хәбәр

Үзбәкстан чик буен япмады


Үзбәкстан тышкы эшләр министрлыгы ясаган белдерүендә, Үзбәкстан чигенең тәмам ябылуы турындагы хәбәрләрне кире какты. Министрлык "Кыргызстанда азчылык халыкка каршы кешелектән тыш һөҗүмнәр бара, Үзбәкстан качакларны кабул итүне дәвам итә" дип белдерде. Каршылыклар башланган 10 июньнән бирле 100 меңнән артык качак Үзбәкстанга сыенган.

Илнең Дашкәнд чигендә тагын меңләгән кеше чик буенда көтә. Чиктән бары тик яралы һәм хаста кешеләрнең генә узуына рөхсәт ителүе белдерелә.

Кыргызстан хакимияте Көньякта каршылыкларны үз контроленә алуын, бәрелешләрнең басылуын хәбәр итсә дә, халык тыныч түгел, үзбәкләр чик буена агыла.

Икенче яктан, Кыргызстанда 3 көнлек матәм игълан ителде. Кыргызстанның вакытлыча хөкүмәте этник төркемнәр арасында чыккан каршылыкта 180нән артык кешенең һәлак булуын белдерә. Халыкара күзәтүчеләр исә бу санның йөзләрчә булуын хәбәр итә.

Кыргызстанда кабынган әлеге каршылык Үзәк Азиядә соңгы 20 елда булган иң зур фаҗига буларак телгә алына.
XS
SM
MD
LG