Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мубай беренче альбомын чыгарды


Альбомга 11 җыр кергән, араларында халык җырлары, композитор әсәрләре һәм үз җырлары бар. «Безнең музыка – иҗат эзләнүләре һәм экспериментлар нәтиҗәсе, безнең бүгенге татар музыкасын үзебезчә аңлавыбыз», - дип яза Мубай альбом тышлыгында. Дискка 2009 елның декабрендә һәм 2010 елның апрелендә Казанның «Маяковский.Желтая кофта» клубында яздырып алган концерт язмалары кергән.

«Кайчакта миннән үз музыкамны аңлатуымны сорыйлар, шул вакытта миңа аны шаяртып «аксубай фьюжн» дип атарга туры килә. Минем җырлавымда төрле стиль төсмерләре бардыр, ләкин барыбер мин үзем дә сизмәстән аның татарлыгын саклап калам», - ди Мубай.

Mubai (Мубай) – кайберәүләр фикеренчә, татар җыры өлкәсендә соңгы ун елда иң әһәмиятле вакыйгаларның берсе. 2009 елда «Сотворение мира»да катнашуы аны зур аудиториягә чыгарды. Быел Мубай «Анева» (Магнитогорск), «Единый мир» (Пермь), «Крутушка» (Казан), «Живая вода» (Новосибрск) һәм башка фестивальләргә чакырылды.

Треклист:
01. Исле дә генәй гөлләрем
02. Таң җыры
03. Күбәләк
04. Авыл көе
05. Зәңгәр җыр
06. Яратам дисең син
07. Син киткәчтен
08. Ай былбылым
09. Кара малай
10. Кайтмадың
11. Гөлбакча

Ильяс Гафаров
Казан
XS
SM
MD
LG