Accessibility links

Кыргызстадагы киеренкелек фаҗигага әйләнүе ихтимал


Әгәр халыкара җәмәгатьчелек тиз арада Кыргызстанга ярдәм күрсәтмәсә, илдәге киеренкелек фаҗигага әйләнә ала. Бу хакта БМОның качаклар комиссиясе башлыгы кисәтте. Антонио Куттерес, халыкара җәмәгатьчелекне һәм күрше илләрне илдә тынычлык һәм тотрыклыкны дәвам иттерү өчен вакытлыча төзелгән яңа кыргыз хөкүмәтенә ярдәм күрсәтергә чакырды.

БМОның качаклар хәлен күзәткән югары шурасы Кыргызстаннан качкан 275 мең кешенең Үзбәкстанга сыенуын белдерде.

башка яңалыклар

XS
SM
MD
LG