Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кем башкортрак?


“Безнең гәҗит”нең соңгы саны Бөтендөнья башкортларының өченче корылтае, Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында яңгыр сорау йоласы һәм һинд киносына охшатып үткән сабантуй “батыр”лары турында яза.

Бөтендөнья башкортларының өченче корылтае соңгы көннәрдә татар һәм башкорт матбугатының үзәгендә булды. Бу чара турында бәйсез татар матбугаты да яза. “Чебешләрне көзен санарбыз” дигән мәкаләдә Сәйдулла Кутушев “Кем башкортрак?” дигән сорау куя. Автор корылтайның Русиядә халык саны алу нисбәтеннән үткәрелүе беркем өчен дә сер түгеллеген дә искәртә.

“Биредә чыгыш ясаучыларның төп фикере – халыкны башкорт итеп язылуга өндәү. Уфадагы җитәкчеләр хәзер тел милләт күрсәткече була алмый дигән фикерне алга сөрә. Уфадагы туганнарыбыз фикеренчә, ниндидер көчләр сан алуга әзерлек тирәсендә махсус җәнҗал куптара икән. Һәм ул җәнҗал белән халыкны мәсхәрәли.

Башкортлар - бүген милли мәсьәләнең җитди сәяси көч һәм корал икәнлеген белеп, инанып һәм әлеге юнәлештә эзлекле эшне ташламаган бердәнбер халыктыр, мөгаен. Башкорт булу - модалы, заманча, кирәкле һәм тормыш өчен әһәмиятле дигән фикер сеңдерү 90нчы елларда башланып китеп, әлегә кадәр хәрәкәтен югалтмады. Киресенчә, көчәя генә бара. Бу яктан Уфага сокланып кына карарлык. Әйе, бүген әлеге хәрәкәт, беренче чиратта татарларны йотуга юнәлтелгән”, дип яза Сәйдулла Кутушев.

Ул, шулай ук, корылтайның тагын бер сәяси әһәмиятен билгели. “Югары трибунаны Башкортстан җитәкчелеге янәдән Мәскәүгә янау өчен кулланды. Федераль үзәк үзенә күрә гомуми дошман шикелле.

Корылтайның башкарма комитеты рәисе Азамат Галин республикадагы федераль, бигрәк тә көч структураларына читтән җитәкчеләр китереп куюны кискен тәнкыйтькә тотып, мондый хәлне Башкортстанны һәм аның халкын кимсетү, булдыксызлыкка чыгаруга тиңләде. Галин әфәнде билгеләгәнчә, Мәскәү президентлыкка читтән кеше билгеләргә ниятләсә, республика андый адымны кабул итмәячәк.

Соңрак журналистлар белән әңгәмә вакытында Мортаза Рәхимов Галинның сүзләре белән берникадәр дәрәҗәдә килешүен раслады. Президент үз урынына читтән кеше килергә тиеш түгел, республикада да кадрлар җитәрлек дип ассызыклый. Хәзер төп мәсьәлә Рәхимовка алмашка кем килүдә”, дип яза Кутушев.

“Әмма бер нәрсә аермачык – Башкортстанда җитәкче булып Рәхимов кешесе дә, әлеге җирлектә яшәүче дә калмаячак. Мәскәүнең андагы федераль түрәләрне алмаштыруы - читтән килүче өчен җайлы плацдарм әзерләве дип аңларга кирәктер”, дигән фикердә ул.

Көрәш сугышка әйләнде

Узган шимбә-якшәмбедә Татарстан халкы сабантуйларны үткәреп җибәрде. Бәйрәмнең милли бизәкләре, уеннар, җыр-биюдән тыш, башка ягы турында да сөйләшә башладылар. Алмазия Галиева үзе кунак булып кайткан сабантуйны болай тасвирлаган: “Без тау битенә менеп урнаштык. Сабантуйны өстән күзәтәбез. Көн матур, рәхәт, гел елмаясы килеп тора! Шулвакыт көрәш мәсьәләсендә килеп туган аңлашылмаучылык аркасында ике егет сугыша башлады. Аларга бөтен авыл кушылды. Ак яулыклы әбиләр дә, кыска итәкле кызлар да ир-егетләрне аера. Халык умарта күче кебек гөж килә.

Сугыш туктап, халык бераз тынычлангач, һинд киноларындагы кебек өч милиция хезмәткәре пәйда булды. Әмма бу очракта алар бик соңлады. Хәер, өлгерсә дә, кыл да кыймылдата алмаган булырлар иде.

Матур көрәш тә карап булмады, артистлар да китте. Ел буе көтеп алган милли бәйрәмебез – Сабантуй бу авылда шулайрак төгәлләнде. Андый хәлләр республикабызның күп урынында булгандыр әле. Барысы да аракы аркасында инде”, дип төгәлли язмасын Алмазия Галиева.

Аллаһтан яңгыр сорап алганнар

Быел Татарстанга корылык янавы турында хәбәрләр булган иде. Атналар буе бер тамчы яңгыр күрмәгән авыллар элекке йолаларга кайта башлаганнар. Чүпрәле районының Кече Чынлы авылында Аллаһтан яңгыр сорау йоласын үтәгәннәр. Бу авылда яңгыр сорау йоласы беренче тапкыр гына үткәрелми икән. Бу турыда Лилия Йосыпова яза.

“Дини китапларда корылык вакытында яңгыр догасына чыгу сөннәттер, дип исәпләнә. Моннан бер-ике ел элек тә карчыклар шулай җыелышып, елга буена төшкән булган. Аллаһның рәхмәте киң аның. Алар дога укып кайтыр юлга чыккач та яңгыр яуган. Әле менә кабат корылык интектерә. Авыл җирлеге башлыгы Энсар Хәкимов та карт-карчыклага мөрәҗәгать иткән”. Йосыпова быел да йоладан соң яңгыр явып китте, дип яза.
XS
SM
MD
LG