Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 05:32

Израил хөкүмәте Газзәгә булган чикләүләрне киметү мәсьәләсен карый


Израил хөкүмәте Газзә Сызыгындагы блокаданы киметү мәсьәләсен карый. Бүген башланган сөйләшүләр нәтиҗә бирмәү сәбәпле, хөкүмәт иртәгә дә җыелачак. Сүз Газзә Сызыгына кертергә рөхсәт ителгән әйберләрнең исемлеген арттыру турында бара.

31 майда Израиилнең Газзәгә ярдәм ташыган кәрванга һөҗүм итүе һәм 9 цивильне үтерүе халыкара җәмәгатьчелектә зур ризасызлык тудырды. Халыкара оешмалар Газзәгә булган чикләүләрне бетерү турында Израилгә басымнарны арттыра.

XS
SM
MD
LG