Accessibility links

Кайнар хәбәр

Франциядә пенсиягә чыгу яше үзгәрә


Франция хөкүмәте 2018 елга кадәр пенсиягә чыгу яшен 62гә күтәрергә җыена. Әлеге вакытта Франциядә 60 яшьтә пенсиягә чыгалар.

Франция хезмәт министры Эрик Ворт, бүген хөкүмәтнең яңа пенсия реформа планын игълан итте. Социaль чыгымнарны тигезләү өчен мондый үзгәреш кертү кирәклеген белдергән министр, күрше Европа илләренең дә мондый адымга баруын әйтте.

Европада эшләгән кешеләр сүзләренә караганда, пенсиягә яше җиткән кешеләрнең саны арта баруы, Берлек илләрен бу хакта кичекмәстән чаралар күрергә этәрә.

Хөкүмәт планны июль аенда карарга җыена.
XS
SM
MD
LG