Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русиядә көненә 80 наркоман үлә


Русиядә бер ел вакыт эчендә якынча 30 мең кеше наркотикa куллану сәбәпле тормыш белән хушлаша. Русия эчке эшләр министры Рәшит Нургалиев, "әлеге афәт илнең иң зур проблемаларының берсе" булуын әйтеп, көненә 80 кешенең наркотикa куллану сәбәпле үлүен белдерде.

Эчке эшләр министры әлеге вакытта Русиядә 2,5 миллион наркоман булуын да әйтте. Соңгы мәгълүматларга караганда, сәламәтлек һәм социаль үсеш министрлыгы былтыр гына 550 меңнән артык наркоманны теркәгән. Шулай ук канунсыз наркотикa әйләнешенең атуы да ил өчен зур проблема.

Русиягә иң күп наркотик Әфганстан аша керүенә басым ясаган эчке эшләр министры: "Ел саен иминлек көчләре 3 тоннага якын наркотикaны кулга ала. Наркотикaның Русиядә кулай таралуында Үзәк Азиядәге социаль һәм икътисади хәлнең дә тәэсире зур", диде.
XS
SM
MD
LG