Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 05:12

Татарлар башкорт корылтаен тикшерде


Башкортстан татар җәмәгатьчелек оешмалары утырышы узды. Анда Бөтендөнья башкортларының өченче корылтае эшчәнлеге тиекшерелде.

Башкортстан татарлары конгрессы башкарма комитеты әгъзасы Рәис Карачурин: “Мин башкорт корылтаен сокланып күзәттем. Корылтай кысасында яшьләр форумы узуы да бик уңышлы булды. Безгә алардан өйрәнергә кирәк. Яшьләр — безнең киләчәк. Ә без яшьләрне үстермибез”.

Татар иҗтимагый үзәге рәисе Кадерле Имаметдинов: “Корылтайда Башкортстан Президенты бер төрле сөйләде, милли лидерлар икенче төрле сөйләде. Татарстаннан килгән дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да аларга мәдхия укып китте”.

Башкортстан татарлары милли-мәдәни мохтарияте рәисе урынбасары Мәҗит Хуҗин: “Татарстан дәүләт Шурасы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да, Бөтендөнья татарлары конгрессы башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та башкортларны дус яшәргә чакырды. Бу сәяси дөрес, ләкин башкортлар ягыннан дуслыкны кузгатучы булмады. Миңа бу бик сәер булып тоела. Әйтерсең дә ул дуслык татарга гына кирәк.”. Утырышта корылтай эшчәнлегенә югары бәя бирелде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG