Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 15:33

Элекке Советлар берлегенә кергән Кыргызстанда бүген аяныч хәл, әмма Русия монда катнашырга ашыкмый һәм бу мәсьәләне башка илләр белән бергәләп хәл итәргә чакыра. Бу бер караганда көтелмәгән хәл, чөнки элекке совет илләрендә үз тәэсирен арттырырга теләгән Мәскәү өчен хәзер Кыргызстан өлкәсенә “үтеп керү” бик уңай булыр иде.

Узган атнада Кыргызстанның көньягында милләтара чуалышлар тугач, рәсми Бишкәк Русиядән ярдәм сораса да, Мәскәү анда тынычлык урнаштыру гаскәрләрен кертүдән баш тартты.

Русия президенты Дмитрий Медведев Русиянең берьяклы гына гамәл кылачагын алдан ук кире какты һәм Кыргызстандагы мәсьәләләрне хәл итү турында сөйләшү өчен тиз генә Күмәк иминлек килешү оешмасы илләре вәкилләренең утырышын уздырды.

Кушма Штатлар шулай ук тынычлык урнаштыру өчен төрле яклап хәрәкәт итәргә кирәклекне әйтә, әмма Вашингтон һәм башка халыкара җәмгыять беренче адымны нәкъ Русия ясар дип көтә.

Мәскәүдә чыгучы “Русия глобаль сәясәттә” журналы баш мөхәррире Федор Лукьянов фикеренчә, хәзер килеп туган хәл Русиягә бер яктан мөмкинлек тә, шул ук вакытта проблем да тудыра.

“Бу Русия өчен зур сынау. Ягъни, “менә сез җаваплылык алырга һәм тәэсир итәргә теләгән идегез, әйдә тотыныгыз диләр кебек”, ди ул.

Үзәк Азиядә кризис төркеме проекты җитәкчесе Пол Квин-Джадж фикеренчә, хәзерге вәзгыятьтә кемнең дә булса Кыргызстандагы хәлләргә тыкшынуы бары баткаклыкка гына китерергә мөмкин. Чөнки Кыргыз хакимияте контролне югалтты, иминлек көчләренең дә халыкны саклау урынына һөҗүмнәрдә катнашуы әйтелә.

“Ә урыслар килсә моңа карап кына тормас, бик кыска һәм бик кырыс бер җавап кайтарыр”, ди Пол.

Грузиядән аермалы буларак

2008 елны Русия белән Грузия арасында чыккан сугыш сымак, Кыргызстандагы хәлләр дә Мәскәү һәм элекке советлар берлеге илләре арасында бер борылыш чорына әйләнергә мөмкин.

Әмма Грузиядәге сугыш вакытында Русия берьяклы көч кулланырга әзер булуын нык итеп әйтте. Чөнки бу очракта ул төбәктәге үз мәнфәгатьләрен истә тотты. Кыргызстандагы низаг исә Мәскәүнең чикле булуын күрсәтә.

Грузиядәге сугыш вакытында Русия белән Кушма Штатлар каршылыгы, ягъни “салкын сугыш” чалымнары сизелсә, Кыргызстан мәсьәләсе киресенчә ике илне якынайтырга мөмкин. Чөнки Мәскәүнең дә, Вашингтонның да Кыргызстанда хәрби базалары бар. Һәм Үзәк Азиядәге бу кечкенә ил алар өчен стратегик яктан бик мөһим.

Кушма Штатларга беренче чиратта Әфганстандагы чараларны дәвам итүгә гарантия кирәк. Чөнки ул Кыргызстандагы Манас хәрби базасы аша алып барыла.

Лукьянов әйтүенчә, Русия һәм Америка өчен дә Кыргызстанда хәлнең тотрыклануы мөһим. Шуңа ул ике ил арасында хәзер көндәшлек булырга мөмкин түгел дип саный.

Ак йортның рәсми вәкиле Билл Бертон 14 июнь көнне журналистларга Кушма Штатлар президенты Барак Обама Кыргызстандагы хәлләр турында даими хәбәрдар булуын һәм барлык мәгълүматны белү өчен Кушма Штатлар рәсмиләре Кыргызстандагы җитәкчеләр һәм Русиядәге хезмәттәшләре белән элемтәдә булуын әйтте.

Әле күптән түгел генә Мәскәү һәм Вашингтон барлык гадел һәм гаделсез юл белән Кыргызстанда үз мөмкинлекләрен арттыру өчен көрәшсә, апрельдә ил президенты Корманбәк Бакыев бәреп төшерелгәч, Мәскәү һәм Вашингтон тыгызрак хезмәттәшлек итә башлады. Пол Квин Джадж әйтүенчә, ике ил дә Кыргызстандагы вакытлы хөкүмәтнең тотрыклыгы өчен борчыла.

Моны хәтта Русия һәм Кушма Штатлар арасында мөнәсәбәтләрнең җылынуына да китерергә мөмкин дип санаучылар бар. Әмма АКШ дәүләт департаментының элекке түрәсе, хәзерге вакытта Брукинг институты фәнни хезмәткәре Стивен Пайфер нәрсәдер фаразларга әле иртәрәк дип саный.

Русиягә ышану җитми

Әлбәттә, бүген Кыргызстандагы хәлләр даими үзгәреп тора. Бер яктан кыргызлар белән үзбәкләр каршылыгы күзәтелсә, икенче яктан бүгенге көндә Беларуста яшәүче элекке президент Бакыев тарафдарлары һәм вакытлы хөкүмәт арасында да киеренкелек дәвам итә.

Кыргызстан түрәләре Бакыевны әлеге чуалышларны китереп чыгаруда гаепли. Әмма элекке президент аны кире кага.

Мәскәүдәге хәрби белгеч Виктор Литовкин исә тышкы янаулардан саклау өчен төзелгән Күмәк иминлек килешүе оешмасы тынычлык урнаштыру өчен начар җиһазландырылган дип саный.

“Күмәк иминлек килешүе оешмасының тынычлык урнаштыру гаскәрләре Әфганстанда хәрәкәт итүче НАТОныкы кебек көчле дип уйлау ялгышлык булыр иде. Шул ук вакытта НАТО хәрбиләренең дә мөмкинлекләре чикле. Алар да Әфганстанда барысын да эшли алмый”, ди ул.

Ә менә Лукьянов Русия Кыргызстанда тынычлык урнаштыру өлкәсендә хәрәкәт итсен өчен төбәктәге башка илләрнең яклавы кирәк дип саный. Бигрәк тә Үзбәкстан белән Казакъстанның ризалыгы мөһим. Ә бу илләр бер яктан чуалышларны туктатырга кирәклекне аңлый, ә икенче яктан әлеге хәлдән соң Русия бәйсез илләрнең эчке эшләргә тыкшына башларга мөмкин дип курка.

Казакъстан качакларны кабул итәргә һәм һуманитар ярдәм бирергә әзер булуын әйтсә дә, Русиянең Кыргызстанга тынычлык урнаштыру хәрбиләрен кертү мәсьәләсендә яклау белдерми.

Әмма Лукьянов ахыр чиктә Русия ничек тә булса Кыргызстандагы хәлләргә кушылачак дигән фикердә тора. Аның сүзләренчә, Мәскәү гражданнар гына түгел, ә дәүләтләр арасындагы сугышларда катнашты дигән сүз әйтелмәсен өчен ниндидер эш алып барыла.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG