Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар язма телсез калмагае


Бүген бар мәгълүмат чаралары укучыларын, тыңлаучыларын, тамашачысын барлый. Югыйсә, күп алар хәзер. Сайлап алу мөмкинлеге бар. Аудитория газета-журналлар өчен генә мөһим түгел, радио, телевидение өчен дә бик кирәк. Финанс мөмкинлекләре шуңа бәйле бит. Димәк, үзара конкуренция гөрли. ТВдан китеп газета белән кайнашуым сәбәпле сүзем вакытлы матбугат турында. Мәсәлән, милли матбугатны ничек саклап калырга? Хәер, урыс теллеләре дә шәп яши дия алмыйм, гәрчә аларга җиңелрәк булса да.

Иң элек, газеталарга хөкүмәт ярдәм итәргә тиеш дигән сүз белән килешмим. Үзен-үзе асрый алмаган редакциядән ни файда?! Әгәр газета укылмый икән, макулатура чыгару халык байлыгын көлгә әйләндерү түгелмени?! Хакимият структуралары гадел тендер оештырып үз трибунасын сайлап алса, күпкә отышлырак булыр иде. Бу бар, ләкин газеталар нигездә бюджет хисабына көн күрә.

Бу атнада укытучыларның белемен күтәрү институтында укытучылар белән очрашып кайттым. Тормыш, илдәге вәзгыять турында сөйләштек. Үз газетасын рекламалап йөри дип уйламагыз - бер генә очрашуда да "Безнең Гәҗит"кә язылыгыз дип өндәмим. Андый әрсезлек үземнең ачуымны чыгара чөнки. Языласы кеше языла ул. Язылмаса, hич югы сайтка кереп укый. Ә менә «татар газет-журналларын укый күрегез!» дип үгетлим, анысы бар.

Очрашуга барганда машинамда "Яңа гасыр" радиосын тыңладым. Республиканың баш газеталары редакторлары белән кызыклы, эчтәлекле әңгәмә булды. Миңназыйм әфәнде дә («Ватаным Татарстан» мөхәррире, Мансур әфәнде дә («Шәһри Казан» мөхәррире) тагын бер кат ышандырдылар, мәҗбүри подписка юк икән инде бездә. Мин дә ышандым инде, бәлкем беткәндер, Аллаh кушып. Һәм очрашуга килгән укытучылардан сорадым: "Кайсы мәктәптә мәҗбүри подписка юк. Кемнәрне исемлектәге газеталарга яздырырга мәҗбүр итмиләр?" дип. Кызганыч, ирекле бер генә мәктәп тә юк икән. Өстән төшерелгән исемлектән һәркем ким дигәндә 3–4 газета укырга тиеш. «Соң редактор әфәнделәр әле генә мәҗбүри яздыру юк дип радиодан сөйләде бит...» дигәч, «бездә бит «двойной стандартлар», диделәр.

Күптән түгел Азатлык радиосы "Ватаным Татарстан"ның районнарга чыгып, «өйдән-өйгә йөреп» яздыру акциясе турында язган иде. Элек тә әйткәләдем, хәзер дә кабатлыйм - бу «медвежья услуга», халыкны газета укымаска өйрәтү. Шушы гамәлләрегезне тагын 2–3 ел дәвам итсәгез, авылдагы апалар Казаннан журналист килгәнен көтеп торачак. Менә килсеннәр, зарымны сөйлим дә, аннан язылам, диячәк. Бүген халык зарын өйрәнү дип аңлатыла бу акция. Шуннан… өйдән өйгә кереп йөргәннән, бу зарны тыңлаганнан соң… ни кылына? Миңа да сөйлиләр. Халык белән очрашып торам ич. Тыңлап торган өчен рәхмәт әйтеп китеп баралар. Күңелең авыртканда эчеңне бушаткач җиңел булып китә бит.

Әйтик, сугышта катнашучыларга, аларның тол хатыннарына фатирлар бирәләр. Дөресрәге, балалары ала. Ул әби, бабайларның бик азы гына мохтаҗ. Авыр балачаклы сугыш ятимнәре миңа зар җылый. Гаиләләр, туганнар дошманлаша… Әтисез үсеп болай да икеләтә кыен алганнар, хәзер дә игътибар юк. Ташламалар булдырылган, аерым катлауларга аерым шартлар тудырган ил гадел була алмый дим. Әнә чит ил пенсионерларына берни кирәкми, үз акчалары да җитә. Круизда йөри. Ә безнекеләр балаларга ярдәм итәсе дип бакчада казына, эшләп йөри. Әбиләр минем берни кыра алмасымны белә, шулай да эчләрен бушата. Әнә инвесторларның авыл халкын бушка эшләтүе, «ВАМИН» дигән ширкәтләрнең хезмәт хакы урынына сыерлы кешегә дә сыр, май өеп ашатуы, кыйммәт бәядән… Авылларда сыер асраучы бетеп бара бит инде… Язып карадык бу хакта, берни үзгәрми. Башкалар да язса, булыр иде, бәлкем. Бу хакта язудан, сөйләүдән хасият юк, барыбер чыгармыйлар. Ул тыелган темаларның берсе…

«Өйдән-өйгә» акциясенең экономик эффектын саныйсызмы соң? Бу акция өчен күпме бюджет акчасы тотыла? Бәлкем шул акчага авылдагы апаларыгызга бушлай гына җибәрерсез газетагызны?! Журналистлар почта хезмәтен башкарырга тиеш түгел. Клубларда, мәктәпләрдә очрашулар оештыру уңышлырак булмасмы?! Мин әнә бер дә иренмим, йөрим. Ләкин анда подписка оештырмыйм, язылыгыз дип тә үгетләмим. Кеше үзе сайласын. Әрсезлекне яратмыйм. Очрашуларга почта хезмәткәре дә килсен. Теләүчеләр язылыр.

Мин үзем почта хезмәткәреннән башка гына очрашам. Түрәләр дә килми бу очрашуларга. Ә акция барышында башта глава белән очрашып, аннан өйдән-өйгә йөрү гамәлен кабул итә алмыйм... Димәк, редакциядә кеше күп. Ә бит журналист язарга тиеш. Квитанция тутырып йөрү аның эше түгел.

Районга йөреп яздыруның тагын бер мөһим ягы бар: район җитәкчелеге сиңа подписка җыярга булышкач, аны инде киләчәктә тәнкыйтләп булмый, нинди генә яман эш эшләсә дә. Ә бу түрәләр өчен файдалы. Шуңа да рәхәтләнеп ярдәм итәләр. Бу ярдәм өстә әйтелгән мәктәпләр аша ансат кына хәл ителә. Язылмасаң, эштән китәсең… Ә эш, авылда, белгәнегезчә, дефицит.

Кызганыч, көнлекчеләргә, бүгенге көн белән яшәүчеләргә әверелдек. Югыйсә төрле редакцияләргә үзара берләшеп, фикерләшер эшләр җитәрлек. Шул ук Русиянең монополист почтасы зәхмәте, басмаларны талавы... Бәяне каера белә, шул ук вакытта газеталар югала, укучыга вакытында барып җитми. Бу галәмәт зур проблема. Күпме вакыт сарыф итәм, югалган газетаны эзләп, еш кына почта җуйган газетаны бандероль белән үземә салырга туры килә.

Газетаны авылга йөреп сатып йөрергә кирәкмидер. Анда почта апалары да яхшы гына эшли. Бер журналистның 10–15 подписка ясап кайтуы ул менеджерлык түгел. Ә менә киосклар белән эшләргә кирәк. Аны тамырдан хәл итәсе иде, үзара вакланышып түгел. Киоск эшмәкәрләре 300% өстәмә түләү куя. Өстәвенә бернинди җаваплылык тоймый. Сатылган акчаны күчерми. Сатылмаса, газетаны редакция хисабына юкка чыгара. Биш бәядән аны кем алсын. 30-ар сумлык татар газеталары бар. «Безнең Гәҗит» киосклар аша 3000-3500 тираж белән тарала. Бу редакция өчен бик зыянга. Аудитория тоту өчен генә ризалашып эшлим. Бу илдә җитештерүчеләр түгел (без дә бит асылда җитештерүчеләр!), ә сатучылар яхшырак яши...

Радиотапшыруда мөхәррирләр ачынып сөйләде. Миллион халкы булган Казанда 3 мең тиражлы татар газетасы юк, диделәр. Хак. «Безнең Гәҗит»нең дә Казандагы тиражы ташка үлчим. «Өйдән өйгә» акциясе өчен мөмкинлекләр бар икән, аны бәлкем зур шәһәрләрдә үткәрергәдер. Өйләрдәге почта тартмасын тикшереп, очрашулар үткәреп. Менә бу укучылар санын арттырырга булышыр иде.

Бәлкем хөкүмәткә дә күптән сигез сыер асраганчы симез сыер асрау турында уйларгадыр. Чөнки берүк әйберләр языла газеталарда. Ә газеталар күп. Кодрәтемнән килсә, барысын да "Ватаным" тирәсенә берләштерер идем. Бер хөкүмәт газетасы калырга тиештер. Ә 200 журналист урынына бездә 50-се дә җитә. Шул 50-гә 200-нең хезмәт хакын бирергә. Әлбәттә, бу чын журналистлар булырга тиеш инде. Айга, йә атнага бер абзац укып та булмый торган әйбер язучы түгел. Сүзем кырыс, ләкин матбугатны укымаска үзебез мәҗбүр итәбез. Әнә хәзер концертларга, спектакльләргә йөрми халык, бизде. Бушлай, йә мәҗбүри билет таратып җырлаучы асрыйбыз. Алар күбәйде. Матбугат кырында да шул ук нәрсә хәзер...

Татар матбугаты язмышын хөкүмәт мәрхәмәтенә калдыру – аны белә торып киләчәксез итүгә тиң. Басмаларга инде бюджет акчасы бирелә икән, ул редакциягә һичюгы арадашчыларсыз туры барырга тиеш. “Татмедиа” газетадан эчтәлек түгел, беренче чиратта акча эшләүне таләп итә. Бюрократик оешма акча бүлеп утыра. Акча эшләгәндә эчтәлек онытылырга да мөмкин. Әнә районкалар хәзер белдерү бастыручы, “Татаринформ”нан тәржемә ителгән вкладышлы листовкаларга әйләнде. Беренче битендә глава сурәте белән аның кылган эшләре турындагы мәгълүматтан башка әйбер булмаган газетаны бик укымаслар шул. Бер генә өстенлеге районкаларның: аннан районда кем үлгәнен белеп торалар. Ничә танышым шулай ди. Иң элек некрологларны карыйбыз, диләр.

Мин "Безнең гәҗит" өчен генә борчылмыйм. Мәҗбүрилек белән упкынга тәгәрәмибез микән дип шүрлим. Бүген рәхәт булыр, бүгенгә ашарга җитәр, түрәләр подписка җыеп бирер, ә менә иртәгә нишләрбез? Тик иртәгәге көн кызыксындырмый шул безне. Иртәгәге көн татарны гомумән язма телсез калдыра ала. Русиянең бу сәясәтен үзебез дә тизләтәбез шул. Татар матбугатын хөкүмәтнең «җиңел» акчасына күнектерү аны гарип итә, чөнки ул башкалар белән ярыша алырлык сыйфат бирә алмый.
Кызганыч, бу әйберләргә колак салучы юк. Кемдер дәшәргә курка, кемдер күрмәмешкә салыша. Кызык түгел бүген Русиядәге базар шартлары. Коррупция дип әйтерлек олы кубынып сөйләрлек куркыныч булмаса да, гаделлек бар, дип әйтеп булмый.

Илфат Фәйзрахманов
«Безнең гәҗит» газетасы мөхәррире


Азатлыкның "Коментар" бүлегендәге фикерләр авторның шәхси карашларын чагылдыра.
XS
SM
MD
LG