Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ош урамнарын Кыргыз хәрбиләре саклый


Кыргызстанның Ош шәһәре урамнарын Кыргыз хәрбиләре саклый.

Биредә үзбәкләр белән кыргызлар арасындагы бәрелешләрдә кимендә 187 кеше һәлак булды, ике меңләп кеше яраланды.

Һөҗүмнәрнең төп корбаннары булган үзбәкләр меңәрләп күрше Үзбәкстанга качты, тагын меңнәрчәсе әле дә чик аша үтәргә тырыша.

Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов БМО генерал секретаре Пан Ки Мунны качак үзбәкләргә тиз арада ярдәр күрсәтергә чакырды.

БМОның качаклар идарәсе ярдәм төягән беренче ике очкычның Үзбәкстандагы Әндиҗан шәһәренә төшеп утыруын хәбәр итте.
XS
SM
MD
LG