Accessibility links

Кайнар хәбәр

Әфган рәсмиләренең керемнәре халыкка ачык булачак


Әфганстандагы коррупциягә каршы көрәш идарәсе дәүләт хезмәткәрләренең милке турында мәгълуматны халыккы чыгарырга җыена.

Идарә башлыгы Мөхәммәт Ясин Усмави ике мең рәсминең үз милекләре турында биргән мәгълуматлары бу шимбәдән халыкка игълан ителә башлаячагын белдерде.

Былтыр президент сайлауда авырлык белән генә яңа мөддәткә калганнан соң президент Хәмит Карзаи коррупциягә каршы каты көрәш башларга вәгъдә итте.

Халыкара җәмәгатьчелек Әфганстанда коррупция киң таралган дип тәнкыйтьләп килә һәм бу илдә тотрыклык урнаштыруга комачаулый ди.
XS
SM
MD
LG