Accessibility links

якшәмбе, 23 апрель 2017, Казан вакыты 21:06

Стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүе Думада көзен каралачак


Русия белән АКШ арасындагы стратегик һөҗүм коралларын киметү килешүен ратификацияләү мәсьәләсе Русия Дәүләт Думасында бу көздә каралачак.

Бу турыда парламентның түбән пулаты рәисе Борис Грызлов белдерде.

Грызлов Думада ратификацияләүне АКШ белән бер вакытта үткәрергә тырышачагын да әйтте.

Сигезенче апрельдә Прагада АКШ президенты Барак Обама белән Русия президенты Дмитрий Медведев ике илнең атом коралларының өчтән бер өлешен юк итәргә дип килеште.

XS
SM
MD
LG