Accessibility links

Петербурда экстремистик төркем әгъзалары тотылды


Петербурда милләтара нәфрәт белән кешеләр үтерүдә шикләнелүче ун яшь кеше тоткарланды.

Русия прокуратурасының тикшерү комитеты рәсми вәкиле Владимир Маркин экстремистик төркемдәге әлеге кешеләрнең яше 17-дән алып 23-кә кадәр булганлыгын белдерде.

Алар Петербурда узган декабрь аенда Гана ватандашының үтерелүен тикшерү барышында тоткарланган.

Маркин әйтүенчә, алар башка үтерүләр һәм милләтара нәфрәт нигезендә башка зур җинаятьләр кылуда да шикләнелә.
XS
SM
MD
LG