Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татар мәнфәгатен Гусев яклый


Башкорт корылтаенда бу яклауны татарлар Фәрит Мөхәммәтшин һәм татар конгрессыннан көткән иде. Әмма Татарстан вәкилләре, халык санын алу проблемаларына күз йомып, башкортлар белән дустанә аралашып, автобус бүләк итте.

Шул ук көнне Дәүләт шурасында “Бердәм Русия” фракциясен җитәкләүче генерал-майор Александр Гусев матбугат очрашуында халык санын алу вакытында Башкортстанда күп кенә татарларны башкорт дип яздыру белән килешмәвен һәм моңа каршы торачагын әйтте. Сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов сүзләренчә, “Бердәм Русия”нең үзәк идарәсендә Гусевның бу чыгышын тискәре кабул иткәннәр. Мондый чыгышлар алга таба да дәвам итсә, шурада фракция башлыгы урыныннан колак кага алуы турында әйткәннәр.

Мәскәүдәге “Бердәм Русия”леләр исә, Гусевның чыгышына бәйләнсәләр дә, Уфада узган корылтайда федераль үзәккә кагылышлы тәнкыйть сүзләренә игътибар итмәде. Әлеге җыелышта катнашкан “Бердәм Русия” үзәк идарәсе вәкиле Галина Изотова да каршы сүз әйтмәде. Әллә бирегә җыелучыларны санга сукмыйлар, әллә куркмыйлар, ди белгечләр.

Аның каравы Башкортстан татарлары исә, бу корылтайдан соң, Мөхәммәтшиннан бигрәк, Гусевны якын күрә башлады. Рәшит Әхмәтов хәтта, киләчәктә Гусев Дәүләт шурасында Мөхәммәтшин урынын алырга мөмкин ди.

Башкорт корылтаена Мортаза Рәхимов Татарстанның яңа президенты белән якыннанрак танышу йөзеннән, аның үзен чакырган иде. Әмма Миңнеханов Мөхәммәтшинны җибәрде.

“Бәйсезлек декларациясен юкка чыгару ялгышлык”


Татар җәмәгатьчелеге халык санын алу мәсьәләсе уңаеннан борчылышкан мәлдә, сәясәт белгечләре бәйсезлек декларациясен искә ала. Ни әйтсәң дә, быел 30нчы августта татар җәмәгатьчелеге Татарстан бәйсезлеге турында декларация кабул ителүнең 20 еллыгын билгеләячәк. Сәясәт белгечләрендә исә, бу декларация күп кенә сораулар уята. Узган ел Русия конституция мәхкәмәсе республика конституциясеннән бәйсез дигән сүзне тиз арада алып ташлауны таләп итте. Чөнки биредә Татарстаннар өчен республика кануннары Русиянекеннән мөһимрәк булырга тиеш диелгән. Әлегә бу декларацияне кире кагучы юк. Әмма Татарстан кануннарын Русиянекеннән өстен куючы, җинаятьче санала. Шуңа да Татарстанда бәйсезлек көнен билгеләү рөхсәтме, юкмы дигән сорау туа.

Аның каравы, сәясәт белгече Рәшит Әхмәтов, бәйсезлек турындагы декларация татар тарихында бик мөһим документ булуын әйтә. “Декларация Шәймиев чорының иң зур җиңүе. 90нчы елларда ул Татарстанны башка төбәкләрдән өстен итеп күрергә ярдәм итте”, ди Әхмәтов.

Аның фикеренчә, нинди генә җитәкче булмасын, Миңнехановка бәйсезлек декларациясеннән баш тартырга туры киләчәк. “Әмма тулысынча кемгәдер буйсынып яшәү, үз сүзе булмаганнарны хөрмәт итмиләр. Шуңа да яңа президентка урталыкны тотарга кирәк”, ди Әхмәтов.

Аның сүзләренчә бу эшне Шәймиев оста башкарган. Федераль үзәк белән килешмәгән вакытта, республиканың элекке җитәкчесе Дәүләт шурасы башлыгы Фәрит Мөхәммәтшиннан тагын да кискенрәк фикер әйттереп, үзе урталыкта кала торган булган. Хәзер исә, Мөхәммәтшин ролен Шәймиев башкара. “Дәүләт киңәшчесе вазыйфасына күчкәч ул да кайбер мәсьәләләргә кискен каршы торуын белдерә башлады. Алга таба аның нинди сәясәт алып баруын исә, Болгар җыенында ясаган чыгышыннан күрербез”, ди Әхмәтов.

Һәрвакыттагыча ул кыю фаразларын әйтә. Белгеч фикеренчә, Миңнеханов зур сәяси реформа башкарачак. Аның нәтиҗәсендә Татарстан белән Ульян өлкәсе кушылырга мөмкин ди.
Ничек кенә булмасын, бәйсезлек декларациясен тавыш-тынсыз гына юкка чыгару, зур ялгышлык. Русияне үзәкләштерү аны юкка чыгаруга китерә, ди Әхмәтов.

XS
SM
MD
LG