Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:25

Әле күптән түгел генә Русиядә моңа кадәр легаль рәвештә сатылган “спайс” исемле наркотик матдәгә каршы көрәш башлаганнар иде. Сатарга рөхсәт ителгән хушландыргыч үлән исеме астында химик составлы наркотиклар саткан иделәр. Хәзер ул хушландыргыч үлән наркотик матдәләр исемлегенә кертелде һәм аны сату тыела. Берсен тыярга өлгермәделәр, наркобизнес кешеләре сатуның яңа ысулын уйлап чыгарган.

Хәзер бу наркотик матдәне колорадо корты, тычкан, кырмыска агуы, үсемлек витамины тартмасында саталар. Казан яшүсмерләре хәзер шушы химияне кулланып кәеф тота икән.

Халык арасында мондый очраклар очрап тора. Кичә “Эфир” җирле телеканалында “тычкан агуы” дип язылган кәеф бирүче матдә кулланган яшүсмер малайның әтисе чыгыш ясады. Аның сүзләренә караганда, агудан зәһәр химия исе килә.

Бу матдәне бакчачылык киоскларында саталар. Бәясе – 400-500 сум. Бакчачыларның әле моңа кадәр 400-500 сумлык бәрәңге корты агуы күргәннәре булмаган, тышлыгында куллану кагыйдәсе дә юк. Белгечләр аны наркотик матдә дип саный.

Бүгенге көндә Госнаркоконтроль, Роспотребнадзор, эчке эшләр министрлыгы, прокуратура, сәламәтлек саклау министрлыгы һәм медицина университеты яңа “кәефләндерүче агу”ның составын тикшерә, экспертиза үткәрә.

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту оешмасының җирле хезмәткәре Елена Теребилкина бу яңа төр кәефләндерү матдәсе әле наркотиклар исемлегенә керми, анда яңа матдәләр бар, әмма ул организмга наркотик кебек тәэсир итә, ди. Европаның кайбер илләрендә бу химик элемент наркотик матдә дип санала инде. Бездә дә наркоконтроль оешмасы моның өчен көрәшә, ди.

“Экспертиза тикшерүе әлеге төр порошокта наркотик матдәләр исемлегенә кергән элементлар юк дип күрсәтте. Бу- яңа матдә, ләкин ул наркотик сыман тәэсир итә. Бу проблема белән Русиянең бөтен дәүләт оешмалары да таныш. Эчке эшләр министрлыгында моңа кагылышлы утырышлар булды. Алар кичекмәстән бу агуны наркотик матдәләр исемлегенә кертеп, сатудан тыярга тели. Болар барсы да узган елны хушландыргыч үлән – спайс очрагын хәтерләтә. Киләсе атнада республика президентына, ил башлыгыннан бу матдәне наркотиклар исемлегенә кертүне сораган, хат юлланачак”, ди Елена Теребилкина.

Наркотиклар әйләнешен контрольдә тоту оешмасы хезмәткәре бу кәефләндерү порошогы нәтиҗәдә кешедә бик куркыныч күңел төшенкелеге тудыра, ди.

Наркотикларны гына түгел, ә аларга якын, охшаш матдәләрне дә сатудан тыю өчен кануннарга үзгәрешләр кертергә кирәк ди дәүләт оешмалары. Ә алар бу матдәнең җәмәгатьчелек өчен куркыныч булуын дәлилләгәч кенә китереләчәк.

Казан табиб-наркологлары да чаң кага: хастаханәләргә шушы яңа психотроп матдәне кулланган кешеләр килә башлаган. Авыл хуҗалыгы тармагын күзәтүчеләр исә “үсемлек витамины” астында сатылган матдәнең үсемлекләргә файда китермәвен, шулай ук тычкан, бәрәңге корты агуының ярдәм итмәвен дәлилләгән. Казан медицина университеты матдәнең кеше организмына ничек тәэсир итүен тикшерә.

XS
SM
MD
LG