Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Берлеге Иранга өстәмә чикләүләр кертә


Европа Берлеге җитәкчеләре Тәһранны үзенең атом програмы турында халыкара җәмәгатьчелек белән сөйләшүләрне яңартырга мәҗбүр итү максатында Иранга каршы чикләүләрне кырыслатырга дип килеште.

Брюссельдә Европа Берлеге саммитында хупланган әлеге чикләүләр бу айда БМО Иминлек Шурасында хупланган чикләүләрдән дә кырысрак.

Европа Берлеге чикләүләре нигезендә Иранның нефть һәм газ тармагына инвестицияләр кертү, Иранга ике төрле максатта кулланыла торган материаллар сату, иминият, банк һәм Иранның транспорт тармагына катнашу тыела.

Русия белән Кытай узган атнада БМОда Иранга каршы кертелгән яңа чикләүләрне йомшарту сәбәпле АКШ үзенең өстәмә кырысрак чикләүләрен кертте.

Бүген Русия Европа Берлеге белән АКШның өстәмә чикләүләренә кискен тәнкыйть белдерде.
XS
SM
MD
LG