Accessibility links

Кайнар хәбәр

Шәймиев "Изге Болгар җыены"на чакыра


Болгар җыены, 16 июнь 2009 ел.
Болгар җыены, 16 июнь 2009 ел.

Быел бу чара аеруча купшы итеп оештырылачак. Татарстанның элекке президенты Миңтимер Шәймиев Болгар һәйкәлләрен торгызу эшенә зур җитәкчеләрне һәм акча капчыкларын җәлеп итәргә тырыша.

"Изге Болгар җыены" быел ислам дине кабул итүнең 1121 ел тулуга багышлап үткәрелә. Шул уңайдан 18 июньнән алып 21-нә кадәр Спас районындагы "Болгар" тарихи-архитектура музей-тыюлыгында берничә зур чара булачак.

19 июньдә "Изге Болгар җыенын" тантаналы төстә ачу каралган. Анда Татарстанның хәзерге һәм элекке президенты, хөкүмәт башлыгы, мөфти, министрлар, башка рәсми кешеләрнең катнашуы көтелә.

Форумда Идел Болгарстаны дәүләтенең ислам динен кабул итүе турында истәлек билгесен кую планлаштырыла. Белгәнегезчә, Татарстан вәкилләре ислам динен кабул итү көнен Русиянең истәлекле көннәре исемлегенә өстәргә тәкъдим иткән иде.

Быелгы җыенда борынгы болгар дәүләтенең рухи һәм мәдәни мирасына, архитектура һәйкәлләренә багышланган фәнни конференция дә үтәчәк. Аны Миңтимер Шәймиев җитәкчелегендә “Яңарыш” фонды һәм Татарстан Фәннәр Академиясе оештыра. Әлеге фәнни җыенга Татарстан һәм чит ил тарихчылары чакырылган.

Быелгы “Изге Болгар җыены"на Русия мөфтиләре һәм төбәкләрдән вәкилчелекләр киләчәк. Үткән елларда әлеге форумны мөфтий Тәлгат Таҗетдин тарафдарлары оештырып килде. Анда Татарстан Диния нәзарәте дә берничә тапкыр мөселманнарны алып барды. Дәүләт оешмалары белән бергә тантаналы чаралар уздырды.

Ислам динен тотучы меңнәрчә кеше Болгарда сөйләшү уздыра, тарихи мәчет янында күмәкләп дога кыла иде. Быел исә, гадәти чаралар белән бергә, төрле төбәк мөфтиләре катнашлыгында “Русиядә ислам” дигән түгәрәк өстәл дә үтәчәк.

Шушы арада Татарстанга күрше төбәкләрдән мөселманнар агыла, беренче чаралар 18 июнь кичендә ук башланачак. Үткән елдагы форумда Ульян, Мари, Чуаш, Мордовия һәм башка күрше төбәкләрдән 20 меңләп кеше катнашкан булган, быелгысында күбрәк тә булырга мөмкин.

Быелгы җыенда тарихи конференция һәм мөселманнар түгәрәк өстәле белән бергә хәйрия эшләре белән шөгыльләнүче Республика шурасы һәм “Яңарыш” вакыйфы багучылары зур киңәшмә үткәрергә тиеш. Анда сүз Болгардагы тарихи һәйкәлләрне торгызу эшләрен алып бару турында барачак дип көтелә. Элегрәк үткәрелгән җыелышларда Болгарда төзеләчәк купшы проектлар каралган иде.

Бу эшләр башында элекке президент Миңтимер Шәймиев тора. Быелгы форумга президент Рөстәм Миңнеханов, премьер-министр Илдар Халиков һәм аның урынбасарларының баруын Шәймиевның абруе белән бәйлиләр.

"Изге Болгар җыены"н оештыру эшләренә хөкүмәт, министрлыклар, Бөтендөнья татар конгрессы, Русия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте, Фәннәр академиясе дә җәлеп ителгән. Мәчетләрдән, төрле оешмалардан халыкны автобуслар белән алып бару оештырылган.

Әлеге чараларның максаты "Болгар" музей-тыюлыгын үстерү һәм аны туристлар үзәгенә әверелдерү, дип игълан ителде. 20 ел буена үткәрелгән җыеннар Болгарны популярлаштырырга бик ярдәм итмәде. Борынгы шәһәрчекнең Казаннан шактый ерак урнашуы, су юлы белән якын килеп булмау, анда рәтле кунакханәләрнең төзелмәве туристлар китертүне тоткарлап килгән иде.

Болгарда заманча инфраструктура төзү турында сөйләшүләр төрле дәрәҗәдәге җыелышларда соңгы дистә еллар буе алып барылса да, әлегәчә проблемалар хәл ителмәде.
XS
SM
MD
LG