Accessibility links

Чаллы мәчетләре балаларны ял иттерә


Шәһәр мәчетләрендәге лагерьларда июнь ае уртасына кадәр кыз балалар ял итте. Хәзер менә ир балаларга чират җитте. Моннан 15 ел чамасы элек мөселман балалар лагерьлары дип исем алган мондый ял иттерү урыннары хокук оешмаларында ризасызлык та тудырган иде. Хәзер мондый күренеш сизелми икән. Чаллының “Нур-Ихлас” мәчетендә вәзгыять тыныч.

Ике меңенче елларда җәйге мөселман балалар лагерьлары булдыру шактый киң таралыш алган иде. Бу хакта Сарман мәктәбендәге, Түбән Камадагы лагерьлардан “Азатлык” мәгълүматлар бирде. Шул ук вакытта Татарстанда оештырган мондый дини лагерьларның эшләре белән хокук органнарының кызыксына башлавы да беркадәр бәян ителде.

Органнар мөселман балалар лагерьлары эшендә әллә ни гаеп таба алмады, шикелле. Нәтиҗә шул, балалар быел да мәчеткә ял итәргә җыелды, алдагы елларда да җыелырга телиләр. Чаллы мәчетләрендә оештырылган чаралар хакында мөхтәсиб Әлфәс хәзрәт Гайфулла “Азатлык”ка мондый мәгълүматлар җиткерде.

“Берничә мәчетебездә июнь ае уртасына кадәр кызлар өчен лагерь булса, хәзер аларны малайлар алыштырды. Сыра шешәсе күтәреп, тәмәке төпчеге эзләп йөрүгә караганда, мәчетләрдәге лагерьларның файдасы күпкә зур. Балалар төрле шөгыль, уеннардан соң беркадәр дин нигезләренә дә җәлеп ителә. Иң мөһиме – балаларны урам шаукымына бирмәү.

Элеккерәк елларда мәчет җирендәге лагерьларга беркадәр тискәре караш күзәтелде. Әмма урам тәэсиренең нәтиҗәләре бик аянычлы булуын инде күпләр аңладылар, шикелле”, дигән фикерен белдерде Әлфәс Гайфулла.


Нур-Ихлас мәчете ишек алдында унбишләп малай кызып-кызып футбол уйный. Берничә минутка гына уеннарыннан туктатып, лагерь тормышы белән кызыксынабыз.

“Монда бик ошый, рәсем ясыйбыз, ярышларда катнашабыз. Менә бүген “Эзтабар” бәйгесе булды. Намаз укырга өйрәнәбез”, диде балалар.

Җәйге ялга мәчеткә килгән балаларның тәртибеннән, ашауларыннан пешекче Саимә апалары бер дә зарланмады.

Илнур Гәрәев хәзерге лагерьның директоры, Камил Шәрипов балалар белән эшләүче. Алар үзләре дә заманында шушындый ял итү урыннарында берничә ел булганнар. Хәзер инде менә оештыру эшендә.

Камил Шәрипов (с), Әлфәс Гайфулла, Илнур Гәрәев

“Балалар шук, кайвакыт тыңламыйлар да. Алар шундый булырга тиеш тә инде”, диләр Илнур белән Камил.

Мәчет җирендә барлык малайлар да уйнап, шаярып, туп тибеп йөрми. Фәнил Камалов беренче сыйныфтан бирле җәйге ял вакытында мәчет ишек алдында чәчәкләр үстерә, көченнән килгән эшләрне башкара. Фәнилдән бер айга күпме акча эшләве белән кызыксынам. Акча турындагы сорау Фәнилне каушатмый, шулай ук “сер”не дә чишми.

“Миңа күпме түләгәнне хәзрәт абыйдан сорагыз”, дип җавап кайтара. Малайның мондый җавабын хәзрәт абыйсы Әлфәс Гайфулла елмаеп кабул итә.
XS
SM
MD
LG