Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 01:37

АКШ конгрессменнары Британ нефть ширкәтенә ачу белдерә


АКШ конгрессменнары British Petroleum нефть ширкәте башкарма мөдире Тони Һейвардсны Мексика култыгына нефть агу өчен җаваплылык алмауда гаепләде.

2 ай чамасы элек башланган нефть казасы чорында беренче мәртәбә Һэйвардс Конгресска килде.

Һейвардс тикшерү нәтиҗәләрен көтәргә чакырып нефть казасы турында тәфсилләбрәк сөйләүдән кат-кат баш тартты.

Ул шулай ук илдәге ризасызлыкны аңлавын да әйтте.

«Мин бөтен ил буйлап борчылулар, ризасызлык һәм ачу белдерүләрне ишетәм һәм аларны аңлыйм. Мондый кәефләрнең нефть агу туктатылганчыга һәм без үз гамәлләребез белән дөрес эш итүебезне раслаганга кадәр дәвам итәчәген дә беләм”, - диде Һейвардс.

3 сәгатьтән артык дәвам иткән сөйләшүдә ачулы конгрессменнар алмашлар Британ нефть ширкәтен тәнкыйтьләде.

Тишелгән нефть коесыннан Мексика култыгына көненә 60 мең мичкә нефть чыга.

XS
SM
MD
LG