Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкорт корылтае мөрәҗәгатьләре тикшерелә


Бөтендөнья башкортларының 3нче корылтае йомгаклары турында фикер алышулар дәвам итә. Хәзер анда кабул ителгән мөрәҗәгатьләр алдагы эшләргә ачык бурычлар билгели, дип әйтелә.

Башкорт корылтае тәмамлангач та, аның хакында фикерләшү, нәтиҗәләр ясау тукталмый. Бөтендөнья Башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Азамат Галин һәм Башкортстан президенты киңәшчесе Сергей Лаврентьев аерым-аерым матбугат очрашулары оештырды һәм корылтайда яңгыратылган фикерләр, анда кабул ителгән мөрәҗәгатьләр хакында тәфсилле мәгълүматлар бирде.

Мәгълүм ки, корылтайда федераль үзәкнең кайбер адымнарына карата дәгъвалар да яңгыраган иде. Мисал өчен, төбәк җитәкчеләре, шул исәптән Башкортстан президенты да, гомум сайлаулар аша сайланырга тиеш, республикадагы федераль оешмаларга җитәкчеләр урындагы кешеләрдән билгеләнергә тиеш, дигән таләпләр делегатлар арасында хуплау тапты.

Башкорт телен өйрәнү даирәсен киңәйтү, мәгарифтә милли-төбәк компонентын саклау кирәклеге хакындагы таләпләр дә дикъкатьне җәлеп итте. Башкортстан Фәннәр академиясенең Тарих, тел һәм әдәбият институты директоры Фирдәвес Хисаметдинова корылтай тәмамланып бер атна узгач, шулай ук журналистлар белән очрашып, шушы зур җыен хакында фикерләре белән уртаклашты. Россия Федерациясенең һаман да булса телләр турындагы Европа хартиясен расламавы борчый аны. Корылтайда кабул ителгән мөрәҗәгатьләрдән канәгать булуын әйтә Фирдәвес Хисаметдинова.

Фирдәвес ханым фикеренчә, хәзер булдыклы, бай башкортлар күп булсын. Шул ук вакытта рухлы башкортлар да булсын. Бай башкортлар булса, башка милләттәшләргә дә ярдәм итәр, дип исәпли ул. “Байтак бәләкәй башкорт авыллары бетеп бара, ә бит аларда хәлле башкортлар да бар. Шул авылларны саклап калу турында да уйласын алар”, ди Хисеметдинова.

Бөтендөнья башкорт корылтае Башкарма комитеты рәисе Азамат Галин әйтүенчә, 1-2 ай эчендә корылтай мөрәҗәгатьләренә һәм башка карарларга таянып, алдагы биш елга эш планнары кабул ителәчәк.
XS
SM
MD
LG