Accessibility links

Кайнар хәбәр

Башкортстан татар яшьләре Казанга укырга бара


Башкортстан татар хатын-кызларының “Ак калфак” оешмасы рәисе Кифая Фазлетдинова Казаннан әйләнеп кайтты. Анда ул Татарстан уку йортларына укырга керергә теләүче татар яшьләре хакында мәгълүматлар тапшырган.

Башкортстаннан байтак кына татар яшьләре бу көннәрдә Татарстан югары уку йортларына имтиханнар бирергә барырга әзерләнә. Быел Башкортстаннан Татарстандагы югары уку йортларына укырга керергә теләүче татар егетләре һәм кызлары саны бермә-бер арткан. Бу хакта Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитетыннан белдерделәр.

Башкортстан Татар милли-мәдәни мохтариятенең мәдәни мәсьәләләр комиссиясе вәкилләре Татарстанга укырга керергә барырга теләгән яшьләрнең исемлеген төзегән. Быел Татарстан югары уку йортларына чит төбәкләрдән килүче татар яшьләре өчен квоталар арттырылгач, Башкортстан егетләре белән кызлары да бу мөмкинлекне кулдан ычкындырмаска булган.

Быел Башкортстан татар балалары рухи мәркәздә белем алырга теләк белдереп, язгы айлардан ук мөрәҗәгать итә башлаган. Башкортстан Татар конгрессы Башкарма комитеты, “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы һәм Бәләбәйдәге данлыклы татар гимназиясе җитәкчеләре Татарстанда укырга теләүче балаларның аерым-аерым исемлекләрен әзерләп тапшырган. Шулай ук Башкортстан Мәгариф министрлыгы да татар яшьләренең аерым исемлеген төзегән.

“Нәтиҗәдә, Башкортстаннан җәмгысе йөз илледән артык татар егетләре һәм кызларының быел Казанга һәм Татарстанның башка шәһәрләрендәге вузларга барып укырга теләк белдергәнлеге ачыкланды, - ди “Ак калфак” Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кифая Фазлетдинова. - Хәзер инде якташ балаларның мөмкин кадәр күбрәгенең укырга керә алуын гына телисе кала. Мин оештырган төркемдә генә дә Казанга сигез дистәдән артык бала бара”, ди Кифая ханым.

“Ак калфак” Башкортстан татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кифая Фазлетдинова булды. Аның сүзләренчә, тиздән ул Казанга тагын юлланачак һәм Татарстанга укырга барырга теләүчеләр хакында тулы мәгълүматлар һәм аларның документларын алып барачак. Ә июль уртасында абитуриентлар имтиханнар бирә башлагач, Кифая ханым, һәр елдагыча, аларны Казанга үзе алып бара һәм, имтиханнар тәмамланганчы, алар белән бергә була.
XS
SM
MD
LG