Accessibility links

Кайнар хәбәр

Курайда уйнаучылар бәйгесе башлана


Башкортстанның күрше Татарстан Республикасы белән чиктәш Октябрьски шәһәрендә 19 июнь көнне курайда уйнаучыларның төбәкара бәйгесе башлана.

Җомга көнне анда Башкортстанның төрле районнарыннан һәм күрше төбәкләрдән курайчыларны кабул иттеләр. Курай бәйгесен ачу тантаналарына БР Мәдәният һәм милли сәясәт министрлыгы вәкилләре дә барачак. Ел да оештырылучы бу бәйгедә быел Башкортстан районнарыннан һәм башка төбәкләрдән җәмгысы йөзгә якын кеше катнаша.

Курайда уйнаучыларның инде традициягә әверелгән бу ярышмасы быел да ике этапта үтә. Беренче өлештә бәйгечеләр ике көй башкарырга тиеш – берсе озын халык көе, икенчесе - кыска чыгыш. Бәйгенең икенче өлешендә дә ике көй башкарудан тыш, имтихан кебек бәйге дә була. Анда һәр катнашучы 50 халык көен белергә һәм аны башкара алырга тиеш. Нинди көй булуын бәйгечеләр, имтихандагы кебек үк, билет алганнан соң гына белә.

Быелгы курай уйнаучылар бәйгесендә дә, һәр елдагыча, татар егетләре дә байтак катнаша. Октябрьски шәһәренең үзендә дә соңгы берничә елда курайда уйнарга өйрәтү мәктәбе уңышлы эшләп килә.

Курай бәйгесенә йомгаклар 20 июньдә ясала һәм анда җиңүчеләр билгеләнәчәк. Гран-прига лаек булган талант иясенә җиңел автомобиль әзерләнгән. Гала-концертка үткән башка сәнгатькәрләр дә бүләксез калмаячак, дип ышандыра бәйгене оештыручылар.
XS
SM
MD
LG