Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Татарстан Русия белән ислам дөньясын бәйләп торучы буын булыр”


Изге Болгар җыены алдыннан, 18 июньдә Казанның “Хәзинә” сәнгать галереясында Татарстан һәм Кувәйт ягы министрлыклар оештырган “Гарәп каллиграфиясе: гасырлар һәм халыклар бәйләнеше” исемле халыкара күргәзмә ачылды. Ул Идел Болгарстаны тарафыннан ислам кабул ителүнең 1121 еллыгына багышланган.

Күргәзмәдә 11 илдән – Кувәйт, Гыйрак, Төркия, Марокко, Согур Гәрабстаны, Сурия һәм башка илләрдән 31 сәнгатьче әсәрләре тәкъдим ителде. Алар арасында атаклы төрек остасы Хәсән Чәләби, Марокконың Патша сарае каллиграфы Җамал Бен-Сәид һәм башкалар. Алар барысы да халыкара күргәзмәләр лауреатлары.

"Гарәп каллиграфиясе" күргәзмәсе
Зур хөрмәт казанган чит ил остазлары белән беррәттән күргәзмәдә Татарстан остазлары да катнашты. Мәсәлән, күргәзмәдә татар халык сәнгате традицияләрен дәвам иттерүче “Әлиф” татар рәссам-каллиграфлар берлеге әгъзасы Фирдәвес Гирфанова, Нәҗип Наккаш, классик нәкышне үзләштерүче Ришат Сәлахетдинов, Рәмилә Набиуллова, гарәп язуының символик мәгънәсенә төшенүче хәзерге заман рәссамы Рөстәм Шәмсутов эшләре дә күрсәтелде.

50 фотосурәттән торган “Заманча Кувәйт” исемле аерым бер фото күргәзмә дә бар.

Cәнгать белгече Розалина Шаһиева
Сәнгать белгече Розалина Шаһиева күргәзмәнең максатын безнең татар мөселманнарына әхлак кайтаруда күрәм, ди.

“Мин шамаилне күп еллар буе төрле өлкәләрдә, республиканың төрле авылларында өйрәндем. Безнең татар шамаилчеләре һәрвакыт реалистик сурәтли иде. Ә әлеге җыелган күргәзмәдә абстрактлылык хөкем сөрә. Шулай, стильләр укмашкан, берләшкән булса да, болар барысы да безне бәйләп, илаһилыкка, иманга чакыра. Бу күргәзмә бераз катып калган безнең шамаил сәнгатен үстереп җибәрергә ярдәм итәр”, ди сәнгать белгече.

Республиканың мәгариф һәм фән министры Альберт Гыйльметдинов Кувәйт белән Татарстан арасында элемтәләр ныгый, мәдәният өлкәсендә генә түгел, алга таба икътисад, бизнес һәм мәгариф өлкәсендә дә эшләр алып барылачак дип белдерде.
Вакыф һәм Кувәйт хакимиятенең ислам эшләре министры урынбасары Адель Әл-Фәлах
Вакыф һәм Кувәйт хакимиятенең ислам эшләре министры урынбасары Адель Әль-Фәлах Татарстан Русия белән ислам дөньясын бәйләп торучы буын булыр дигән фикер әйтте.

Күргәзмә 12 июльгә кадәр дәвам итәчәк, атаклы остазлардан мастер-класслар да көтелә.

Әлеге күргәзмә 2006 елда Минтимер Шәймиевның, 2008 елда Рөстәм Миннахановның Кәвәйт иленә эшлекле сәфәрләре, 2010 елның апрель аенда Кувәйт посолының Казанга килүе, шулай ук 2009 елда безнең рәссамнарның эшләрен Кувәйттә тәкъдим итүенең дустана мөнәсәбәтен дәвам иттерүче чара буларак кабул ителде.
XS
SM
MD
LG