Accessibility links

Кайнар хәбәр

Медведев Русиягә инвестиция ташкыны җәлеп итмәкче


Русия президенты Дмитрий Медведев икътисадны аякка бастыру өчен Русиягә инвестицияләр ташкыны кирәк диде.
Ул моны Петербурда үтүче икътисадый форумда әйтте.

“Инвесторлар өчен уңайлы шартлар булдыру безнең төп бурычларыбызның берсе. Без моңарчы да бу юнәлештә адымнар ясаган идек, бәлки кайбер нәрсәләр уңышсыз да булгандыр. Әмма бүген без бу бурычны игътибар үзәгенә куябыз”, диде Медведев.

Медведев кайбер стратегик ширкәтләрдә чит ил катнашлыгын булдырырга вәгъдә итте.

Ул шулай ук инвестицияләр җәлеп итү өчен озын мөддәтле инвестицияләргә капитал үсеше салымының киметеләчәген белдерде.
XS
SM
MD
LG