Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 13:24

Фирганә үзәнлеге – дары мичкәсе


Фирганә үзәнлеге элек-электән игенчелек, терлекчелек төбәге булды

Фирганә үзәнлеге элек-электән игенчелек, терлекчелек төбәге булды

Кыргызстанның көньягында булган соңгы вакыйгалар игътибарны янә Фирганә үзәнлегенә юнәлтте. Советлар Берлеге җимерелгәннән бирле бу төбәк элекке совет киңлегендә иң тынгысыз урыннарның берсе булып кала. Моның сәбәбе нәрсәдә?

Фирганә үзәнлеге Үзәк Азиядә халык саны белән иң тыгыз һәм берүк вакытта иң тынгысыз төбәкләренең берсе санала. Мәйданы 22,000 км2, Татарстанның өчтән бере дә юк. Халык саны 10 миллионнан артык, Татарстан белән чагыштырганда өч мәртәбә диярлек күбрәк.

Фирганә үзәнлегендә Үзәк Азиянең иң уңдырышлы җирләре урнашкан. Андагы халык элек-электән игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән.

Соңгы вакытта шушы төбәк кан кую урынына әйләнде. Кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы соңгы чуалышлар нәтиҗәсендә, рәсми саннарга караганда, 200-гә якын кеше һәлак булган. Чынбарлыкта корбаннар саны 10 мәртәбә күбрәк диелә. 400 меңләп кеше торган җирләрен ташлап киткән.

Асылда бу төбәктәге чуалышлар 20 ел элек, Советлар берлеге җимерелгәннән соң ук башланды. 1999 елда Үзбәкстанның ислам хәрәкәте кыргыз авылларын басып алды. Шуннан Үзбәкстанга һөҗүм итү өчен. Кыргыз гаскәрләре, үзбәк һәм казакъ көчләре ярдәмендә аларга һөҗүм итте.

2005 елда Әндиҗанда үзбәк хәрбиләре тыныч протест белдерүчеләргә ут ачып, йөзләрчә кешене үтерде.

Тынгысыз төбәк

Ни өчен өч республика – Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан арасында өч өлешкә бүленгән Фирганә төбәге дистәләрчә еллар иң тынгысыз урыннарны берсе булып тора?

Сәбәпләрнең берсе – нәкъ менә шушы бүленеш. 1930нчы елларда Иосиф Сталин һәм аның әшнәләре бу төбәкнең харитасын сызганда андагы милләтара мөнәсәбәтләрне искә алып тормаган, күрәсең.

Советлар Берлеге җимерелгәннән соң бу каршылыклар өскә калкып чыкты. Берьяктан, яңа бәйсез республикалар, күпмилләтле төбәкләре булуга карамастан, һәрберсе үз мәнфәгатен алга сөрә башлады.

Икенче яктан, колхозларга нигезләнгән авыл хуҗалыгы җимерелгәннән соң, төбәктәге тормыш дәрәҗәсе кинәт төшә башлады. Яшәү чыганаклары, ресурслар өчен көрәш барлыкка килде.

Гомер буе игенчелек, терлекчелек белән шөгыльләнгән кыргызлар, эш эзләп шәһәрләргә китә башлады. Анда исә икътисади тормыш, сәүдәгәрлек үзбәкләр кулында. Нәтиҗәдә конкуренция барлыкка килә.

“Кыргызстан бәйсезлек алганнан бирле, дистәләрчә еллар буена кыргыз халкында шәһәрләшү күренеше бара. – ди Лондондагы Сугыш һәм Солых институты белгече Джон Маклеод. – Авыл халкы шәһәрләргә күчә, анда эш урыннары, базардагы урыннар, гомумән, яшәү чыганаклары өчен көрәш барлыкка килә.”

Соңгы вакытта, дөньядагы икътисади кризис сәбәпле бу көрәш тагы да көчәйде. Моңа кадәр Фирганә үзәнлеге халкы Русия һәм Казакъстанга китеп акча эшләгән булса, хәзер аның андый мөмкинлеге дә чикләнгән.

Ниһаять, шушы социаль-икътисади шартларга Бишкәктәге хакимиятенең зәгыйфьлеге килеп өстәлде. Нәтиҗәдә, болай да дары мичкәсен хәтерләткән төбәк бер очкыннан кабынып китте.


Видео: 17 июнь көнне Җалал-Абадта кыргыз һәм үзбәк мәхәлләләре арасында солых очрашуы үтте

XS
SM
MD
LG