Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путинны тәнкыйтьләгән китапчыкны чират торып алалар


“Путин. Нәтиҗәләр. 10 ел” дигән китапчыкның 100 мең данәсе Петербурда кулга алынды. Шулай ук әлеге хисапны халыкара икътисад форумында катнашучыларга таратырга теләгән яшьләрне дә милиция тоткарлап хокук саклау бүлегенә озаткан. Авторларның берсе Борис Немцов хакимият дөреслекнең фаш ителүеннән курка, ди.

Немцов белән бергә Путинның президент чорындагы эшчәнлеген чагылдырган әлеге хисапны икътисадчы Владимир Милов чыгарган.

Һәм пәнҗешәмбе аны Петербурда узучы халыкара икътисад форумында таратмакчы булганнар. Ләкин бер көн алда 100 мең китапчык төялгән машинаны Петербур шәһәрендә милиция тоткарлаган. Алар моны йөк машинасының шәһәргә керү рөхсәте юклыгы һәм китапны тарату кәгазендә Смоленскида чыкканы, ә үзендә Мәскәү дип язылганы белән аңлатканнар.

Немцов сүзләренчә, бу барысы да сылтау гына, чынлыкта хакимият китапчыкта басылган дөреслектән курка.

«Кешенең бар ялганны «йота» баруына күнеккәннәр. Курыкканга күрә үзләренең чекист чараларын кулланалар да инде», ди ул.

Немцов сүзләренчә, хәзер рәсмиләр җәмгыять күңеленә «әкият» сеңдерә.

«Имеш Путин Кавказны тынычландырды һәм террорчылыкны җиңде, ул җитәкчелек иткән чорда күп балалар туа башлады, ә үлүче кешеләр саны кимеде, шулай ук ул олигархларны җиңде һәм халыкның социаль проблемнарын хәл итте, диелә. Чынлыкта бөтенләй башка хәл күзәтелә һәм без үз 48 битлек хисабыбызда аны саннар һәм дәлилләр белән китерәбез», ди ул.

Китапчыкны хәзер экстремизмга каршы Петербур үзәге тикшерә.

Китапны таратырга теләүчеләр милиция бүлегенә озатылган

Петербурда китапчыкның тоткарлануыннан соң, Берләшкән гражданнар фронты әгъзалары аны принтерда бастырып таратырга карар кыла. Пәнҗешәмбе алар Петербурда президентның халыкара икътисад форумын ачу вакытына Ленэкспо бинасы каршына килгән. Әмма инде биш минуттан соң ук аларны тоткарлап милициянең 60нчы бүлегенә алып киткәннәр.

Ольга Курносова
«Бүген рәсми рәвештә Петербур икътисад форумы ачылышы көне иде. Әлеге форум читтән килгән кунакларга Русияне, Петербурны матур итеп күрсәтү өчен кулланыла. Ә без дөреслекне күрсәтергә теләгән идек. Һәм моны Русия президенты Дмитрий Медведевның да күрүен теләдек. Әмма нәкъ бу беренче чиратта хокук саклаучыларны куркытты булса кирәк. Алар «хәзер президент машинасы үтәчәк, нәрсә монда китапларыгызны болгап торасыз дип» аларны тоткарларга кереште», ди Берләшкән гражданнар фронты вәкиле Ольга Курносова.

Әлеге 5 кешене башта документ тикшерү сылтавы белән тоткарлауларын әйткәннәр. Аннары исә нәшер ителү мәгълүматлары булмаган әдәбият таратуда гаепләгәннәр. Гәрчә барлык мәгълүматлар китапта язылган булса да.

Милиция бүлегендә хәрәкәтнең бер вәкиле Марина Рошаль тентүгә дучар булган. Курносова бу барысы да канунсыз дип саный.

Авторларның сәхифәләренә һөҗүм

Пәнҗешәмбе көнне «Яблоко» хәрәкәтенең Петербур бүлегендә «Путин. Нәтиҗәләр. 10 ел» дигән хисапны тәкъдим итү булды. Китапчыкны тоткарлаулары сәбәпле, аны шулай ук интернет сәхифәсеннән алып бастырдылар.

Элегрәк хисап чыгарылган Немцов һәм Милов интернет сәхифәләренә дә һөҗүм булган иде.

Немцовның бу «Путин. Нәтиҗәләр» дигән җиденче хисабы. Элеккеләрдән аермалы буларак авторлар соңгысы барлык Русия төбәкләрендәге проблемнарны үз эченә ала, ди. Һәм алар аны миллион данә белән таратырга уйлый.

Инде пәнҗешәмбе төштән соң китапчыкны Невский проспектында тарата башладылар. Аны алырга теләүчеләр шул кадәр күп, хәтта чират төзелеп киткән.
XS
SM
MD
LG