Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 23:44

БМО дөнья илләрен Кыргызстанга ашыгыч ярдәм күрсәтергә чакыра


БМО генерал секретаре Пан Ги Мун дөнья илләре хөкүмәтләренә ясаган мөрәҗәгатендә, әле каршылыклар басылмаган Кырсгызстандагы халыкка 71 миллион доллар ашыгыч ярдәм җибәрүне сорады.

Пан Ги Мун ясаган чыгышында, Көньяк Кыргызстанда этник каршылыклар сәбәпле 300 мең кешенең йортсыз калуын, 100 мең кешенең исә Үзбәкстанга сыенуын әйтте. БМО башлыгы боларга өстәп меңләгән кешенең исә илдән качып китү өчен чик буенда чират көтүен белдерде.

Көньяк Кыргызстанда каршылык сәбәпле халык иң кирәк көндәлек ихтыяҗдан мәхрүм яши.

Пан Ги Му, "Талаулар сәбәпле халык азык-төлек һәм су таба алмый иң тегә. Электр өзелгән. Хәстәханәләргә исә медикал кирәк-яраклар җитми" диде.

БМО башлыгы Кыргызстанның вакытлыча хөкүмәте башлыгы Роза Отунбаева, Үзбәкстан президенты Ислам Кәримов һәм башка җитәкчеләр белән төбәктә тотрыклыкны тәэмин итү, низагта халыкның зыян күрүен туктату һәм ярдәмнәрне тарату мәсьәләләре хакында киңәшләшеп торуын белдерде.

XS
SM
MD
LG