Accessibility links

җомга, 2 декабрь 2016, Казан вакыты 21:07

Йәмәндә күзләү идарәсе бинасына булган һөҗүмдә 10 кеше үлде


Йәмәннең көньягындагы Адән шәһәрендә дәүләт күзләү идарәсе бинасына булган кораллы һөҗүмдә 10 кеше һәлак булды.

Рәсмиләр һөҗүм вакытында үлгән кешеләрнең күпчелегенең күзләү идарәсе хезмәткәре булуын белдерә. Һөҗүм кылган кешеләрнең шулай ук, бинада әл- Каидә әгъзасы булуда шикләнелеп кулга алынган кешеләрне төрмәдән чыгаруы белдерелә.

Йәмән рәсмиләре һөҗүмнең әл-Каидә ярдәмендә башкарылуы турында фаразлый.

XS
SM
MD
LG