Accessibility links

Кайнар хәбәр

Кыргызстанда үлгәннәр саны билгесез


Кыргыз рәсмиләр апрель аенда ил президенты Корманбәк Бакыевны вазыйфадан китүенә белән нәтеҗәләнгән каршылыктан соң илдә тотрыклык урнаштыруда зур кыенлыклар кичерә.

Илдә соңгы 20 елдагы иң зур этник низагта рәсми саннарга караганда якынча 200 кеше һәлак булды.

Вакытлыча хөкүмәт җитәкчесе Отунбаева, Коммерсант газатасына ясаган белдерүендә, үлгәннәр санының исәпләнгән саннан 10 тапкыр күбрәк була алачагы турында кисәтте.

Отунбаева, җaназаларның тиз арада җирләнүе аркасында төгәл санны билгеләү мөмкин түгел дип белдерә.

Илдәге халыкара ярдәм оешмалары да үлгәннәр саны турында охшаш белдерү белән чыккан иде.

Кыргызстанда вакыйгалар көч куллануга әйләнә башлаган вакытта Кыргызстан хөкүмәте Русиядән тынычлык көчләре җибәрүне таләп иткән иде. Ләкин моңа уңай җавап кайтармаган Русия, низагны бастытру өчен техник ярдәм җибәрә алачагын белдергән иде.

Русия һәм АКШның Кыргызстанда хәрби базасы бар.
XS
SM
MD
LG