Accessibility links

Кайнар хәбәр

Таулы Карабахта бәрелешләр булды


Әрмәнстан саклану министрлыгы мәгълүматынa караганда, Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасында зур низаг тудырган Таулы Карабахда булган бәрелештә 4 әрмән хәрбие үтерелгән тагын дүртесе яраланган. Бәрелештә шулай ук бер азәри үлгән.

Әрмәнстан тышкы эшләр министры бу һөҗүмне тынычлык процессына хилафлык кертү максатында махсус әзерләнүен алга сөреп, вакыйгада Бакыны гаепләп чыкты. Азәрбайҗан тышкы эшләр министры гаепләүне кире кагып, вакыйганың әрмәннәр тарафыннан басып алынган Азәрбайҗан җирендә булуына игътибар юнәлдерде.
XS
SM
MD
LG