Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран Җундулла җитәкчесен асып үтерде


Иран Инкыйлап сакчыларына каршы оештырылган иң канлы һөҗүмдә җаваплылыкны үз өстенә алган сөнни сугышчы төркемнең җитәкчесе бүген үлемгә хөкем ителде.

Җундулла исемле төркемнең җитәкчесе Абдулмәлик Риги, февраль аенда кулга алынган иде.

Пакстан аша Иранга һөҗүм оештыруда гаепләнгән Риги җитәкчелегендәге сугышчы төркем, 18нче октябрьда оештырылган һөҗүмне үз өстенә алды. Һөҗүмдә 15 инкыйлап сакчысы әгъзасы белән 40тан артык гади Иран халкы үлгән иде.

Иран дәүләт телевидениесе Ригинең Тәһрандагы Эвин төрмәсендә якшәмбе көн иртән асып үтерелүен белдерде. Иран хакимияте моннан элек Җундулла төркеменең 14 әгъзасын үлемгә хөкем иткән иде.

Җундулла төркеме, 2003 елда Бәлеҗүстан төбәгендәге сөнни азчылыкларның хокук, мәдәният һәм ышанычын саклау макъсатында төзелгән булган. Сөнни халык илдәге күпчелекне тәшкил иткән шигый хакимиятнең басымнарына дучар калуын алга сөрә.

Җундулла төркеме тәэсире көчле булган Бәлүҗестан төбәге Иранның иң артта калган фәкыйрь төбәкләреннән берсе. Чик буена якын урнашкан төбәктә наркотик әйләнеше, кеше үтерү һәм урлау очраклары еш очрый.

Иран АКШ, Британия һәм Пакстанны Җундулла төркеменә ярдәм күрсәтүдә гаепли.
XS
SM
MD
LG