Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 04:55

Иран оппозиция башлыгы ризасызлык чараларын дәвам иттерергә чакырды


Иран оппозиция башлыкларыннан Мәһди Карруби, былтыр узган президент сайлавы нәтиҗәләренә булган ризасызлык чараларының дәвам итәчәген белдерде.

Иран оппозициясе бер ел элек узган президент сайлавы нәтиҗәләре белән килешми. Алар Әхмәдиниҗат җиңеп чыккан сайлауда хәрәмләшүләр булуын алга сөрә.

Каррубинең ризасызлык чараларын дәвам иттерү турындагы белдерүе аның шәхси интернет сәхифәсендә басылды.

Иранда сайлаудан соң чыккан каршылык чараларында күп санда оппозиция тарафдары кулга алынган иде.

XS
SM
MD
LG