Accessibility links

Кайнар хәбәр

Польшада президент сайлауның икенче туры үтәчәк


Польшада үткән вакытыннан элек президент сайлауда бер намзәт тә тавышларның яртысыннан артыгын җыя алмады. Нәтиҗәдә 4 июльдә сайлауның икенче туры булачак.

Беренчел нәтиҗәләргә караганда, президент вазифаларын башкаручы парламент рәисе Бронислав Коморовский 41 процент, һәлак булган президентның игезәк туганы, элекке премьер-министр Ярослав Качиньский 37 процент тавыш җыйган. Икенче тур сайлау Коморовский белән Качиньский арасында булачак.

Сайлау 10 апрельдә президент Лех Качиньскийның Русиядә очкыч казасында һәлак булуы сәбәпле үткәрелә.

Казада 90-нан артык кеше, шул исәптән башка күп кенә югары җитәкчеләр һәлак булды.
XS
SM
MD
LG