Accessibility links

Кайнар хәбәр

Оштагы яңа бәрелешләрдә ике кеше һәлак булды


Кыргызстанның Ош шәһәрендә хәрбиләр белән җирле кешеләр арасында яңа бәрелешләр булды.

Кимендә ике кеше үтерелгән, егермеләп кеше яраланган.

Бәрелеш Ош янындагы Нариман авылында булган.

Фергана.ру агентлыгы хәрбиләрнең анда киңкүләм тентүләр үткәрүе, кешеләрне кыйнавы турында белдерә.

Кыргызстанның вакытлы хөкүмәт башлыгы Роза Отунбаева хәрбиләр белән очрашу өчен бүген Ошка килде.

Узган атнада Кыргызстанның Ош һәм Җәлал-Абад шәһәрләрендә кыргызлар белән үзбәкләр арасындагы бәрелешләрдә 208 кеше һәлак булды, меңнәрчә кеше яраланды.

Бәрелешләр нәтиҗәсендә 400 меңләп кеше өйләрен ташлап китте, шуларның 100 меңе күрше Үзбәкстанга качты.
XS
SM
MD
LG