Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:55

Дәүләт тарафыннан тиешле игътибар булмау сәбәпле Русиянең бик күп төбәкләрендә совет сугышчыларының җәсәдләре әлегә кадәр җир өстендә. Новгород өлкәсендәге Үлем Үзәнендә генә дә меңләгән хәрбинең җәсәде җиргә иңдерелмәгән. Русиядәге 50 өлкәнең 30ында сугыш хәрәкәтләре була. Шуларның һәрберсендә 1-3 үлем үзәне булган. Бу хакта Рафис Мөгыйнов китабында әйтелә.

Сугыш вакытында һәлак булган солдатларның күмелмәгән җәсәдләре Чаллыда яшәүче хәрби журналист Рафис Мөгыйновны күптән борчый. Күмелмәгән хәрбиләрне җирләү, барлау эше белән җәмәгать оешмалары гына шөгыльләнә.

Җәмәгать оешмалары бу эшне ахыргача башкарып чыга алмый, дип саный ул. Сугыш вакытында солдатның һәлак булуына караганда хәбәрсез югалуы хөкүмәт өчен отышлырак булган. Рафис әфәнде бу хакта да бераз мәгълүматлар туплаган. 2002 елда “Аргументы и факты” газетының 18нче санында “Нигә җәсәдләрне эзләмибез?” дигән язма басылып чыккан иде.

Сорауга җавап шундый: немец оккупациясеннән азат ителгән районнарда санитар максатларда җирле халыкны кырга һәлак булган сугышчыларны җирләргә чыгаралар. Шундый чаралардан соң күп санлы сумкалар һәм чиләкләр солдат медальоннары, документлары, шәхси әйберләре белән тула. Табылдыклар хәрби комиссариатларга озатыла. Ләкин бу әйберләр барысын да югарыдан төшкән фәрман буенча юк итәләр.

Сәбәбе, берничә ветеран хәрби комиссарның искә алулары буенча, экономик максатларда. Фронтта һәлак булучы сугышчының гаиләсе ай саен пособие алган һәм аңа өстәмә льготалар бирелгән. Ә хәбәрсез югалганнарның гаиләләре боларның берсен дә ала алмаган.

Автор үзенең язмасында шундый саннар да китергән. Сугыш азагында хәбәрсез югалганнарның саны 9 миллион дип исәпләнгән. "Дәүләт өчен пособияләрдәге экономия 300 миллион сум тәшкил иткән. Бу сумма ул вакыт өчен бик зур булган. Шуның өчен Сталинга да, аннан соңгы җитәкчеләргә дә сугыштагы югалтулар турындагы дөрес саннарны күрсәтү файдалы булмаган", ди Р.Мөгыйнов.

Сугышта һәлак булып, җирләнми яткан солдат җәсәдләренә дәүләт игътибарын юнәлтү максатыннан хәрби журналист Рафис Мөгыйнов Русия Дәүләт Думасы депутатларына мөрәҗәгать тә юллый.

Анда бу эшне дәүләт үз өстенә алырга тиешлеге әйтелә. Шулай ук, һәлак булучылар арасында татарларның да күп булуын исәпкә алып, күмү чарасында ислам дине вәкилләрен дә катнаштыруны сорый.

Әлеге хат депутат Олег Морозовка барып ирешә һәм ул аны депутат комитеты рәисе Николай Коволевка юллый. Елдан артык вакыт узса да, Коволев әфәндедән хат-хәбәр юк икән.

Чаллыда яшәүче хәрби журналист Рафис Мөгыйнов 45 елдан артык солдат хатларын туплау, өйрәнү, аларны матбугатта бастыру белән шөгыльләнә. Күптән түгел аның солдат хатларына багышланган “Сез ки газизләр...” дигән китабы дөнья күрде.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG