Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:23

Интернетта иң зур энциклопедия «Википедия» сайтында. Бүген аның татар телле өлеше 5600дән артык мәкаләне үз эченә ала. Тик татар википедиясе ил буенча 6 урында гына. Татарларны кем узып киткән?

Элек теге яки бу сүзнең мәгънәсен аңламасак, яки берәр шәхес турында мәгълүмат кирәк булса, китап киштәсендәге энциклопедик сүзлеккә үрелә идек. Бүген китап киштәсе ролен интернет үти. Ә төп энциклопедияне – “Википедия” сайты (wikipedia.org). 2001 елдан эшләүче әлеге ресурстан кирәкле мәгълүматны дөньяның төрле телләрендә алып була. Әйтик, татар телле “Википедия”дә (tt.wikipedia.org) 6500дән артык мәкалә урнашкан. Һәм алар артуга таба бара. Шулай да бу мактанырлык сан түгел.

Татар “Википедия”се барлык телләр арасында 109 урында, ә Русия буенча 6 урында гына. Безне, әйтик, якутлар, чувашлар һәм осетиннар узып киткән. Казанның 2нче көллият-интернатын, ягъни татар-төрек көллиятен быел гына тәмамлаган егет Рашат Якупов – татар “Википедия”сендә администратор вазыйфасын башкара. Электрон энциклопедия турында ул безне якыннанрак таныштырды.

“Википедия” – ул ирекле, ачык, күптелле энциклопедия. Анда һәркем яза ала, бернинди чикләүләр юк, һәркем үз өендә утырып эшләргә мөмкин. “Википедия”дә бернинди авторлык хокуклары юк: бар мәгълүмат ирекле, аны теләсә кайда кулланып була. Бүген сайтта 15 миллионлап мәкалә исәпләнә. Иң күп язма инглиз телендә. Алман, рус телендәге бүлекләр дә шактый зур. Бүген дөньяда 200дән артык “Википедия” бар.

Татар теллесе башкалардан нәрсәсе белән аерыла?

Ул кече “Википедия”ләр бүлегенә керә. Татарда 6 мең ярым мәкалә бар. Әлегә без дөнья буйлап 109 урында, ә Русия телләре арасында 6 урында. Кызганычка каршы, бик мактана алмыйбыз, чөнки күпчелек татар мәкаләләре кечкенә күләмле, язучылар саны да бик аз.

2003 елда татар “Википедия”се ачылгач, ул латин имласында эшли башлаган иде. Ә латинда бит вариантлар бик күп, шуңа күрә тора-бара безнең бүлек зур боткага әйләнде. Кем ничек тели, шулай яза. Бу хәл татар “Википедия”сенә үсәргә ирек бирмәде. 2009 елның язында мин һәм тагын берничә кеше латиндагы татар “Википедия”сен кирилл имласына күчердек. Ләкин латинда язарга теләүчеләргә элеккеге мөмкинлек калды.

Татар “Википедия”се кем кулында? Администраторлар арасында мөнәсәбәтләр нинди? Берәр иерархия бармы?

“Википедия”гә язучы кешеләр – барысы да волонтерлар, ягъни үзләре теләп язучылар. Администраторлар да бушка эшли. Татарда да, башка “Википедия”дә дә контроль җәмәгатьчелек тарафыннан башкарыла. Күп мәсьәлә фикер алышу, бәхәс, тавыш бирү ысуллары белән хәл ителә.

Димәк, бу хәйрия эше? Ә акча?

Әйе, хәйрия дип тә атарга мөмкин. Төп максатыбыз – татар интернетын үстерү, баету. Татар википедиясенә язучылар – барысы да милли җанлы кешеләр. Башка милләт вәкилләре дә бик теләп ярдәм итә: кирәкле сылтамалар куялар, мәгълүмат табарга булышалар, безнең турыда башка телләрдә язалар. Матди яктан караганда Википедия – табышсыз проект. Монда акча эшләп булмый.

Сез шундый зур эш башкарасыз, татар мәкаләләре 6 меңнән артты дисең. Аларны кулланып, аерым татар сүзлек-сайтын ясап кую шәп булыр иде, ничек уйлыйсың?

Мәгънә күрмим. Татар Татарстанда гына яшәми бит. Ә “Википедия” ул бөтен дөньяга танылган проект. Башка сайтлар вакыт узу белән ябылырга мөмкин, бу очракта күпме файдалы мәгълүмат югалачак! Ә “Википедия” – үзенең ышанычын күптән аклады. Чыгымнар ягыннан да файдалы, аерым акча түгәсе юк.


Берәр интернет-проект төзү максаты белән дәүләт оешмаларына мөрәҗәгать иткәнегез юкмы?

Әлбәттә, дәүләт ярдәме комачауламас иде, чөнки берничә волонтер көче белән генә зур эш башкарып булмый. Башкорт википедиячеләре үзләренең мәгариф министрлыгыннан ярдәм сорап карадылар, әмма уңай җавап булмаган. Безнең сораган юк. Мин уйлыйм, барыбер аңлау тапмаячакбыз. Гәрчә, Википедия мәгариф системасы өчен бик файдалы проект булса да.

Хәзер рефератлар, фәнни эшләр авторлары бу ресурсны бик актив файдалана. Төрле фән буенча теләсә нинди мәгълүматны табарга була. Ә менә татар юнәлеше буенча, кызганычка каршы, әйбер бик аз. “Рус телендә мәгълүмат бирелгән бит инде, ник шуны ук тагын татар телендә элергә?”, дип сорыйлар миннән кайвакыт. Алайса, гомумән, татар теле ник кирәк? Рус телендә дә аңлашып була бит!..

“Википедия”нең рус телле өлеше нигездә эзләү системаларына корылган. Әйтик, “Яндекс”та “карандаш” дип язабыз икән, “Википедия” шунда ук бу сүзнең ни аңлатканын китереп чыгара. Ә татарда шрифт проблемасы бар, татар сүзләре дә эзләгечләр өчен популяр түгел. Мәсьәлә ничек хәл ителә?

-Төрле эзләгеч төрлечә. Әйтик, “Гугл” татарчаны бик яхшы “аңлый”. Нәрсә дип әйтим? Иң яхшысы – кирәкле сүзне эзләгеч аша түгел, ә турыдан-туры “Википедия”гә кереп эзләү. Ә шрифт – күптән проблема түгел. Һәр операцион системада диярлек татарча язу мөмкинлеге бар.

Ә нинди проблемаларыгыз бар алайса?


Латиннан кириллга һәм кириллдан латинга күчерә торган конвертер булдыру кирәк иде. Моны эшләрлек кеше эзләп карадык, әмма табалмадык. Шулай ук тел белгечләре дә җитеп бетми, терминологияне яхшы аңлаучылар кирәк.

Форсаттан файдаланып, интернетта утыручы барлык татарны Википедия белән хезмәттәшлек итәргә чакырып калыйк, алайса.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG