Accessibility links

Кайнар хәбәр

Беларус үткәргечтән газ алу белән яный


Газпром вәкиле Сергей Куприянов Беларус вице-премьеры Владимир Семашко хатына сылтау белән Минский газүткәргечтән Европага кудырылучы газны үзенә алу белән яный дип белдерде.

Бүгеннән Русия Беларуска көнлек газ җибәрүне 30 процентка киметте.

Элегрәк Минский газ бурычын 2 атнада түләргә әзер булуын белдергән иде. Әмма Русия моны көтәргә теләмичә дүшәмбедән газ җибәрүне 15 процентка киметте.

Газпром да үз чиратында Беларуска газ транзиты өчен бурычы булуын таныды. Әмма Газпром Беларус ягы бурычны түләргә мөмкинлек бирәчәк документларны имзаламый дип моның өчен Минскийны гаепләде.
XS
SM
MD
LG