Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Сәләт-Тел” тарихны өйрәнә


21-22 июнь көннәрендә “Иске Казан” тарихи тыюлыгында “Сәләт-Тел” аланының “Иске Казан Җыены” үтте. Ачылу тантанасына Биектау районының район җитәкчеләре, Казаннан кунаклар да килгән иде.

“Йолдызлы” лагеренда телләр юнәлешендә эшләүче “Сәләт-Тел” аланы 17 июньдә ачылган иде. Узган ел гына башлап җибәрелеп, быел икенче тапкыр үтүче алан 1 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Бирегә 180гә якын бала җыелган, алар белән 18 әйдаман эшли.

“Балаларны сайлаганда портфолиоларына да игътибар иттек. Алар тел буенча олимпиадаларда катнашканнар – инглиз теле буенча республикакүләм беренче-икенче урын алучылар күп. Аланда бары татар телле генә балалар дип әйтмәс идем, рус телендә генә сөйләшә торган балалар да бар. Алар монда татар телле балалардан татар телен өйрәнәләр, татар телендә аралашалар, татар теленә бәйле белемнәрен тагын да арттыралар, ныгыталар”, диде “Сәләт-Тел”нең өлкән әйдаманы Гөлзифа Мөхетдинова.

Бу алан Иске Казан җирлегенә ике көнгә килгән. Балалар өчен музейга экскурсия, тарихи җирләр буенча җәяүле сәяхәт, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре белән очрашулар, спорт-күңел ачу чаралары булган.


“Борынгы бабаларыбыз юкка гына Иске Казан җирендә яшәмәгәндер, сайлау сәбәпләре дә булгандыр. Монда аларның рухлары, тарихлары җыелган, шуны яхшырак аңлар өчен монда килдек”, ди “Иске Казан Җыены”н оештыручы Лена Костюхина.

Ачылу тантанасына Биектау районының җитәкчеләре дә килгән иде. Олы Кавал авылыннан кадетлар да сәлкешләр арасына кушылды. Алар тантанада чыгыш ясап, Иске Казанга килгән сәләтле кунакларны чәк-чәк белән сыйлады.

“Сәләт” проектлары җитәкчесе Җәүдәт Сөләйманов үз чыгышында барлык “Сәләт-Тел” аланын сәламләде, “Иске Казан” тарихи тыюлыгының изге җир булуын ассызыклап үтте.


“Биредә шундый киңлекләр, йөз меңләп халык җыелып, бөтен дөнья төрки уеннары, сабантуйлары, бөтендөнья ислам уеннары, бөтен берсен-берсе хөрмәт иткән халык уеннары үткәрерлек урыннар. Без утырган җир – ул Алтын Урданың соңгы башкаласыннан. Иске Казан - ул Казан ханлыгының беренче башкаласы, татар әдәби теленең бишеге.

Биредә Батый хан Европа илләрен гизеп кайтып, үзенең кирмәнен куйганнан соң, мең километрларга тынычлык урнаша. Шул вакытта инде халыкка сабан сөреп, чәчүләр беткәннән соң Сабантуйлар үткәреп бәйрәм итәргә мөмкинлек туа. Нәкъ бу җирдә туган татарның сабан туе. Бу бик изге, борынгыдан килгән, татарның җанында булган, татарны татар иткән җир”, дип Иске Казанга багышланган шигырен укыды Җәүдәт Сөләйманов.


Ачылу тантанасына кунакка килгән, “Сәләт-Тел” балалары белән аралашкан язучы, тарихчы Мөсәгыйть Хәбибуллин очрашудан канәгать калуын җиткерде.

“Безгә бит балаларның дус булуы бик кыйммәт. Кыргызларда, үзбәкләрдә үзара сугышканнарын карадым да, күңелдә ниндидер борчу туды. Төрки халкы төрки халык белән сугыша. Уртак тел табарга кирәк. Шуның өчен тарихны белергә тиешләр. Бу балалар да уртак тел табып яшәргә күнегә барсыннар иде.

Уртак тел бит ул зур бәхет, аны бит күзгә-күз сөйләшеп кенә түгел, кылган гамәлләр белән дә якынайтып була. Ә кылган гамәлләр шушындый берләштерүдән, лагерьлардан башлана, дип уйлыйм мин. Балалар бер-берсен белсеннәр һәм үзара тату яшәргә өйрәнсеннәр”, дип фикерләре белән уртаклашты Мөсәгыйть Хәбибуллин.


22 июньдә сәлкешләр кире “Йолдыз”лы лагеренә кайтып китте. Лаеш районының Комлы Кавал районында урнашкан бу җирдә балаларның үз көн тәртибе бар.

“Алар төшке ашка кадәр төрле телләр өйрәнәләр: инглиз, француз, алман, испан, гарәп телләре. Төшке аштан соң махсус курслар каралган: психология, журналистика, актерлык осталыгы, вокал, хореография һәм башка шундыйлар.

Шулай ук спорт уеннарына да игътибар бирәбез, төрле кызыклы шәхесләр белән очрашулар оештырабыз. Кичке чаралар – КВН, Әскәрия (Оскар) көне, Гаилә бәйрәме, Брейн-ринг, “Иң акыллы” кебек уеннар. Балалар шуңа көн дәвамында әзерләнеп, кич белән чыгышларын күрсәтәләр”, диде аланның җитәкчесе Нурия Зарипова.

“Сәләт” аланнары әле җәй буе эшләячәк. “Сәләт-Раушан” һәм “Сәләт-Санак”тан соң булган “Сәләт-Шәхес” үз эшен 28 августта тәмамлый. Икенче зур җыен – Биләр фестивале 9-12 июль көннәрендә узар дип көтелә.

XS
SM
MD
LG