Accessibility links

Кайнар хәбәр

Европа Шурасы Парламент Җыены Төньяк Кавказдагы кеше хокуклары резолюциясен хуплады


Европа Шурасының Парламент Җыены Төньяк Кавказдагы кеше хокуклары торышы турында резолюцияне хуплады.

Резолюциядә Европа Шурасы вәкаләтләренә караган барлык төбәкләрдән Төньяк Кавказ, бигрәк тә Чечня, Ингушетия һәм Дагыстан иң авыр төбәкләр булып кала диелә.

Анда шулай ук Чечня хакимиятләре республика халкын куркытып тотуда гаепләнә.

Шул ук вакытта Парламент Җыены Ингушетия президенты Юныс-Бек Евкуровның республикада вәзгыятьне тотрыклыландыруга таба гамәлләрен хуплый.

Резолюция Төньяк Кавказдагы күпсанлы үтерүләрне, кешеләрнең югалуларын һәм азаплауларны бәйсез рәвештә тикшерергә чакыра.
XS
SM
MD
LG