Accessibility links

Кайнар хәбәр

“Ике халыкның татулашуына шактый вакыт кирәк булачак”


Русиядән килгән мөселман дин әһелләренең Кыргызстанда сәфәре дәвам итә. Алар төбәккә кыргызлар һәм үзбәкләрне татулаштыру максатыннан килгән. Русиянең Европа өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, Ошта күргән хәлләр аларны тетрәндергән.

Мөхетдиновтан тыш вәкиллектә Русия ислам мәдәни үзәге җитәкчесе Габдулвахит Ниязов һәм Дербәндтагы Габдула Әфәнде исемендәге ислам университеты ректоры Гариф Сәитов бар. Алар дүшәмбе көнне Җалал-Абадта һәм Ошта булды, сишәмбе Бишкәккә килде.

“Җалал-Абадта Аллага шөкер тынычлык, ләкин Ошта хәлләр яхшы дип әйтеп булмый”, ди Дамир Мөхетдинов.

Аның сүзләренчә, кыргызлар һәм үзбәкләр араларын җайлар өчен әле шактый вакыт кирәк булачак. Чөнки аларның һәркайсы үз мәхәлләләрендә яши һәм бер-берсе белән элемтәгә кермәскә тырыша.

“Аралашу, дуслык, элемтә юк. Үзбәкләр исә кыргызлар тарафыннан алар халкына карата “этник чистарту” ихтималлыгыннан, ягъни гаскәрләр белән мәхәлләләргә кереп һөҗүм итүләреннән куркып яши”, ди Мөхетдинов.

Русиядән килгән дин әһелләре йортларның күбесе җимерелгән, машиналарның яндырылган хәлдә күрүен сөйли. Мәетләрнең күп булуы да аларны борчуга салган.

“Хөкүмәт тарафыннан 200 кеше вафат булды диелсә дә, чынлыкта бу сан 1-2 меңгә җитә. Аларның күбесе үзбәкләр”, ди Мөхетдинов.

Халыкта референдум кайгысы түгел


Русиядән килгән вәкиллек Җалал-Абадта кыргызларны һәм үзбәкләре бергә җыеп тынычлыкка чакырган, дәгъват кылган. Шулай ук Русия мөфтиләренең сәламнәрен җиткергән.

“Инде бу ике халыкны бергән җыярга насыйп булмаган урыннарда кыргызлар һәм үзбәкләр белән аерым сөйләштек. Алар исә бездән Русиягә кайтып чын хакыйкәтне җиткерүебезне сорады. Күп әйберләрне тыңлап видеоларга яздырдык. Аны интернет сәхифәгә куячакбыз. Кайберләре инде урнаштырыла да башлады”, ди Мөхетдинов.

Аның фикеренчә, Кыргызстандагы тынычлык вакытлы хөкүмәтнең хәрәкәтеннән тора. Ул Ошта өч көн чуалышлар дәвам иткәндә хөкүмәтнең гаскәр кертмәвенә халык ризасызлык белдерүен әйтә. Шулай ук хакимиятнең ашыгып-ашыгып референдум уздырырга теләве дә халыкны канәгатьсез калдыруын әйтә.

“Чөнки әле күмелмәгән мәетләр бар, җөназалар үтмәгән. Ә хөкүмәт бары шул референдум хакында гына сүз алып бара. Бу исә халыкның ачуын китерә”, ди ул.

Сишәмбе көнне Русиядән килгән вәкиллек вакытлы хөкүмәт рәисе Роза Отунбаева, яңа сайланган мөфтиләр белән очрашырга җыена.
XS
SM
MD
LG