Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 14:51

Камал театры Зәки Зәйнуллинның “41нең арбалы хатыннары” дигән премьерасы белән быелгы сезонын япты. Театр спектакльне Җиңүнең 65 еллыгына багышлады.

Моңа кадәр прозаик, галим, җәмәгать эшлеклесе һәм хәрби буларак билгеле Зәки Зәйнуллин премьерадан соң драматург буларак танылды, Камал сәхнәсендә Стәрлебаш якларындагы татар кешеләре образы туды.

Спектакльнең кыскача эчтәлеге болай: 1941 елда Стәрлебашның 6 хатын-кызы Раевкада фронтка китәргә әзерләнгән ирләренә ашарга илтергә чыга. Колхоз рәисе Һади аларга ат бирми, шуңа күрә хатыннар кечкенә арбага үзләре җигелә: кайсы тартып, кайсы арттан этеп бара. Юл озын, йөк авыр, әмма хатын-кызлар авырлыкларны җиңеп, барып җитәләр. Алар килеп җиткәндә генә, ирләре утырган эшелон фронтка кузгалырга тора. Хатыннарның бишесе алып килгән ризыкларын ирләренә тапшыра ала, чатан Рәйханә генә өлгерә алмый... Спектакль шулай тәмамлана.

Пьесаның авторы Зәки Зәйнуллин бу әсәрдәге персонажларның барысы да чынбарлыкта булган, берсе дә уйлап чыгарылмаган, ди. Ул вакытта хатын-кызлар арба тартып, үрләр, таулар аша 120 чакрым юл үтә.

Сугышның беренче елында Стәрлебашта булган бу вакыйганы Зәки Зәйнуллин моннан күп еллар элек “Үрләр аша” дигән повестенда тасвирлаган. Проза әсәрен пьеса итеп үзгәртеп язарга аны режиссер Празат Исәнбәт үгетләгән. Әмма пьеса ул вакытта куелмый калган.

Быел аны Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев сәхнәләштерде.

Спектакльнең репетицияләре вакытында Зәки Зәйнуллин камалларны туган ягы Стәрлебашка алып кайткан иде. Ә премьераны карарга Стәрлебаштан 15 кеше килгән. Алар арасында спектакльдәге образларның прототипларының балалары, туганнары, авылдашлары бар иде.

Миңнеямал ролендә Илсөя Төхфәтуллина
Мәсәлән, аларның берсе Бишпот Сәрвәр белән Хәйбулланың кече кызы Хәлимә Галиева белән сөйләшеп алдык. “Шушы спектакльне карыйсы килеп, Ходайдан шушы сәфәрне сорап, апам белән килдек. Әтием сугыштан исән-сау кайткан. Әнием белән сигез бала үстереп, матур итеп яшәделәр. Ятим балаларга да ярдәм иттеләр.

Спектакль бик ошады, дулкынланып, елый-елый карадык. Чөнки бу тарих безгә бик якын. Әти белән әни аны үзләре кичергән, алар аны гомер буе безгә сөйләделәр. Инде әти белән әниебезнең рухлары шатланып торсын. Артистлар шундый итеп уйнады, һәркайсының уенында безнең як кешеләрен танырга була иде”, дип сөйләде Хәлимә Галиева.

Спектакльдә Бишпот Сәрвәрне Гөлчәчәк Гайфетдинова, Хәйбулланы Эмиль Талипов башкарды. Шулай ук спектакльдә Алсу Каюмова, Илсөя Төхфәтуллина, Алсу Гайнуллина, Гүзәл Шакирова һәм Камал театрының башка артистлары да катнаша.

Стәрлебашлар туган якларының табигатен сәхнәдә күрсәтү үзенчәлекләренә дә игътибар иткән. Үрләр, түбәнлекләр белән аралашкан тау-ташлы озын юлны әйләнә торган сәхнәдә бер төшеп, бер күтәрелеп торучы идәннән арба тартып баручы хатыннар нәкъ 41нче елга алып кайтты, диделәр алар.

Спектакльне Казан тамашачысы да үз итте, еш кына алкышлар белән озатып барды. “Нәкъ безнең менталитет өчен аңлаешлы. Аеруча татар холкына хас үзенчәлекләр калку күренә. Миңнеямал күкрәк баласын үзе белән алгач, башка хатыннарның “юл озын бит, ничек түзәр, дигән соравына “түзәр, татар баласы бит ул, ничек кенә түзә әле”, дип җавап бирде. Шундый урыннар аеруча истә калды”, дип тәэссоратларын уртаклашты бер тамашачы.

Спектакльнең сәнгати эшләнеше турында театр тәнкыйтьчеләре әле сүз әйтмәде.

XS
SM
MD
LG