Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 17:53

Әфганстандагы халыкара көчләр башлыгы Вашингтонга чакыртыла


Әфганстандагы халыкара көчләр башлыгы, АКШ генералы Стэнли Маккристал Rolling Stone журналында Обама идарәсендәге кайбер җитәкчеләрне тәнкыйтьләгән мәкаләсенә аңлатма бирү өчен ашыгыч рәвештә Вашингтонга чакыртылды.

Маккристал әлеге тәнкыйть өчен гафу үтенеп, аның хата булганлыгын танып, бүтән кабатланмаячагын белдергән иде инде.

Мәкаләдә Маккристал аның әфган стратегиясенә өмет белән карамаучы АКШ вице-президенты Дҗо Байденнан һәм АКШның төбәктәге махсус вәкиле Ричард Һолбруктан сарказм белән көлә.

XS
SM
MD
LG